Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Медицина хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2016 елда эшләгән эшләренә хисап, 2017 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмә ахырында Татар Ямалы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Гөлсинә Фидаис кызы Хафизова, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Илиза Марсель кызы Хуҗина - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе, ашыгыч ярдәм бүлеге...

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2016 елда эшләгән эшләренә хисап, 2017 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмә ахырында Татар Ямалы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Гөлсинә Фидаис кызы Хафизова, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Илиза Марсель кызы Хуҗина - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе, ашыгыч ярдәм бүлеге шәфкать туташы Гөлнур Вәзиф кызы Вәлиева -муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе, хирургия бүлеге шәфкать туташы Елена Әбелкасыйм кызы Исламова -муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты, гинекология бүлегенең палата шәфкать туташы Минзилә Хәмзә кызы Госманова - район үзәк хастаханәсенең Мактау кәгазе, табиб-онколог, табиб-хирург Тимур Таһир улы Ямаев, балалар бүлеге палата шәфкать туташы Альбина Мосабир кызы Нурисламова, участок шәфкать туташы Розалия Хәмит кызы Шәмсиева, диета буенча шәфкать туташы Гөлшат Мөстәкыйм кызы Әхмәтдинова, перевязка шәфкать туташы Дилә Гыйлемҗан кызы Әнисимова, шәфкать туташы Гөлнур Гыйлемҗан кызы Мирзамәхмүтова район үзәк хастаханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев