Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Медицина иминиятендә яңа полислар

Быелның 1 маеннан бердәй үрнәктәге медицина полислары бирелә башлады. Әлеге мәҗбүри медицина иминияте полисларын алу тәртибе укучыларыбызны кызыксындырганлыктан, республика мәҗбүри медицина иминияте фондының Яр Чаллы филиалы директоры Радик Рәмзи улы Сәхәповка мөрәҗәгать иттек. - Радик Рәмзиевич, медицина полисларын яңасына алыштыру ашыгычмы? - Юк. Федераль закон нигезендә, иске үрнәктәге полис 2014...

Быелның 1 маеннан бердәй үрнәктәге медицина полислары бирелә башлады. Әлеге мәҗбүри медицина иминияте полисларын алу тәртибе укучыларыбызны кызыксындырганлыктан, республика мәҗбүри медицина иминияте фондының Яр Чаллы филиалы директоры Радик Рәмзи улы Сәхәповка мөрәҗәгать иттек.

- Радик Рәмзиевич, медицина полисларын яңасына алыштыру ашыгычмы?

- Юк. Федераль закон нигезендә, иске үрнәктәге полис 2014 елга кадәр гамәлдә һәм универсаль электрон картага алыштырылачак. Россия Федерациясе мәҗбүри медицина иминияте системасына караган барлык медицина учреждениеләрендә дә иске һәм яңа үрнәктәге полислар нигезендә түләүсез медицина ярдәме күрсәтелә.

- Яңа үрнәктәге полисларны кемнәр алырга тиеш?

- Яңа полислар кеше исемен, әтисенең исемен, фамилиясен алыштырган очракта; даими яшәү өчен илнең башка регионына күчеп киткәндә бирелә. Әлбәттә инде, яңа туган балаларга да яңача үрнәктәге полислар бирелә. Баласының кайсы иминият компаниясендә иминиятләштерелүен хәзер ата-аналар үзләре сайлап билгелиләр. Әгәр дә кеше үзенең иминиятләштерелгән иминият компаниясен алыштырырга уйлый икән, ул очракта да яңа полис бирелә. Ләкин бу очракта җитди сәбәпләр булу кирәк. Ул я иминият оешмасының эшчәнлегеннән канәгать булмый, яисә зарури ярдәм күрсәтелмәгән була. Иске үрнәккә сылтау итеп, медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту булырга тиеш түгел. Әгәр дә андый очрак була икән, полиста күрсәтелгән иминият компаниясе телефонына, шулай ук безнең филиалга (8552) 71-08-95 яисә кайнар линия телефонына 8-800-200-51-51 шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев