Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Медицина учреждениеләре – халык өчен

Республика күләмендә алып барыла торган "2012 -2016 елларда Татарстан Республикасы халкына күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" дип аталган максатчан программа кысаларында районда шактый эшләр башкарыла. Әлеге программа булган ФАПларны, амбулаторияләрне, участок хастаханәләрен капиталь ремонтлауны, яңа модульле пунктлар төзүне үз эченә ала. Чөгәнә авылында яшәүчеләр күптән яңа фельдшер-акушерлык пункты хакында...

Республика күләмендә алып барыла торган "2012 -2016 елларда Татарстан Республикасы халкына күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" дип аталган максатчан программа кысаларында районда шактый эшләр башкарыла. Әлеге программа булган ФАПларны, амбулаторияләрне, участок хастаханәләрен капиталь ремонтлауны, яңа модульле пунктлар төзүне үз эченә ала.
Чөгәнә авылында яшәүчеләр күптән яңа фельдшер-акушерлык пункты хакында хыялланганнар иде. Моңа кадәр пункт 1975 елда салынган агач клубның бер бүлмәсендә урнашкан булган. Аңа ут та, җылылык та кермәгән. Дөрес, соңыннан җылылык кертсәләр дә, анда авыруларны кабул итү өчен бернинди дә шартлар тудырылмаган иде.
Инде менә биредә"Азнакайнефтемаш" заводының ФАПлар төзүче махсус бригадасы егетләре тиз арада модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеп куйдылар. Газ, су кертү, тирәсен матурлап әйләндереп алу эшләрен Алмаз Гарипов җитәкчелегендәге "Техстройгаз" оешмасы төзүчеләре башкарды.
30 апрель көнне әлеге ФАПны ачу тантанасына җыелган халыкның күзләрендә дә чиксез сөенеч хисләре чагыла иде. ФАПта авыруларны кабул итәр өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Яңа җиһазлар ур-
наштырылган.
Чөгәнәлеләрне әлеге тарихи вакыйга белән тәбрикләү өчен муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Елена Боенко, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов килделәр.
Фаил Камаев:
- Көн туган саен кеше алдына сәламәтлек проблемасы килеп баса. Шундый очракларда кеше бирегә килеп үзенә кирәкле медицина ярдәмен алсын иде. Барыгыз да сәламәт булыгыз.
Айрат Бикмөхәмәтов:
- Сезнең барыгызны да шушы истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрик итәм. Бу ФАП сезнең сәламәтлекне саклауда зур өлешен кертер дип ышанам. Районда 10 ФАПка капиталь ремонт ясала. Район хастаханәсендә балалар консультациясе бүлеге төзекләндерелә. Июль аена ул төгәлләнер дип торабыз. Авырмагыз, сәламәтлегегезне кайгыртып яшәгез.
Дилара Шәрифуллина, Чөгәнә авылы фельдшеры:
- Чөгәнә авылында 170 кеше яши. Шуларның 84е - пенсионерлар, 45е - балалар, бер яшькә тикле 3 бала бар. Бу модульле ФАП авыл халкы өчен нык кирәк иде. Клубның салкын бер почмагында гына урнашкан пунктта авыруларны кабул итәр өчен бер шарт та юк иде. Хәзергесенә авыл халкы сөенеп йөрер дип ышанам. Әлбәттә, авырмасыннар, сәламәт булсыннар.
Әлфия Мәрдәнова:
- Әлеге пунктны төзеткән җитәкчеләргә зур рәхмәт. Мөмкинлектән файдаланып, шуны да әйтәсем килә: биредә хезмәт куючы фельдшерлар килеп эшли. Кеше төнлә дә чирләп китәргә мөмкин. Андый вакытта ашыгыч ярдәм чакыртып шалтыратсаң, башта фельдшерны сорыйлар. Шуның өчен фельдшер үзебезнең авылда торып эшләсен иде дибез.
Бу көнне Байсар авылында да истәлекле вакыйга булды. Биредә ремонттан соң табиблык амбулаториясе ачылды. Әлеге истәлекле бинаның тарихы еракка - 1915 елларга ук барып тоташа. Шушы вакытта төзелгән бина бүгенге көндә дә халыкка хезмәт күрсәтүдән туктамый. Сугыш елларында хастаханәнең баш табибы булып, Татарстанның атказанган табибы Малик Галимов эшли. 1956 елда хастаханә рес-
публиканың туберкулез диспансеры итеп үзгәртелә. 1972 елда кабат участок хастаханәсенә әйләндерелә. Анда хирургия һәм балалар тудыру бүлеге дә ачыла. 2009 елда аңа реконструкция уздырылып, профилактория ачыла.
Бүгенге көндә Байсар табиблык амбулаториясе 2200 кешегә хезмәт күрсәтә. Бирегә Аккүз, Яхшый, Чуракай кебек авыллардан да авырулар килә. Әле ул стратегик әһәмияткә ия булган М-7 трассасына якын булуы белән дә үзенчәлекле. Ремонттан соң бу табиблык амбулаториясендә лаборатория дә эшли башлаячак. Хәзер бу участокка караган авылларда яшәүчеләргә анализлар бирер өчен Актанышка барырга туры килмәячәк.
- Лабораториядә барлык җиһазлар да урнаштырылган. Урын өстендә ятучыларның өйләренә барып анализлар алу өчен дә җиһазларыбыз бар, - дип яңалыклар белән таныштырды лаборатор-клиника диагностика табибы Ләйсән Сафиуллина.
Альберт Сафиуллин, Байсар табиблык амбулаториясе баш табибы:
- Безнең табиблык амбулаториясендә атнага ике тапкыр педиатр килеп, балаларны кабул итә. Хәзер тагын бер яңалык булырга тора: атнага бер тапкыр район үзәк хастаханәсеннән акушер-гинеколог килер дип көтелә. Барысы да җирлектәге халыкка беренче медицина ярдәме алуда уңайлыклар тудыру максатыннан эшләнә.
Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, Яр Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Елена Боенко, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов та катнаштылар.
Елена Боенко:
- Сезнең районда халык сәламәтлеген кайгырту өчен күп эшләр башкарыла. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаевка сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт. Бөтен кеше дә, авырый башлагач, тиз генә район хастаханәсенә бара алмый. Ә мондый амбулаторияләрдә кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ул сезгә озак хезмәт итәр дип ышанам.
Фаил Камаев, Айрат Бикмөхәмәтов та байсарлыларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев