Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Медпункт – авылга зур бүләк

Куян авылы халкын сөендереп, яңача җиһазлы медпункт куллануга тапшырылды. Бигрәк тә картлар, сәламәтлеге какшаган, табиб ярдәменә мохтаҗ авылдашларыбыз өчен зур бүләк булды. Аеруча авылыбызның мөхтәрәм фельдшеры Румия Мансурова өчен зур шатлык. Якты йөз белән, тәмле теле белән күңелне дә күтәрә, кулы да шифалы аның. Ярты елга якын көнне-төнгә ялгап, өйдән-өйгә...

Куян авылы халкын сөендереп, яңача җиһазлы медпункт куллануга тапшырылды. Бигрәк тә картлар, сәламәтлеге какшаган, табиб ярдәменә мохтаҗ авылдашларыбыз өчен зур бүләк булды. Аеруча авылыбызның мөхтәрәм фельдшеры Румия Мансурова өчен зур шатлык. Якты йөз белән, тәмле теле белән күңелне дә күтәрә, кулы да шифалы аның. Ярты елга якын көнне-төнгә ялгап, өйдән-өйгә йөреп авыруларны дәвалады, өенә килгәннәрне дә кире бормады. Чөнки май аеннан медпункт сүтелә башлады.
Июнь аенда ире Фирдәвис, эш урыныннан отпуск алып, дуслары белән медпунктны сүтеп, чүбен түгеп, бер ай дигәндә урынын чистартып тигезләп куйды үзенең тракторы белән. Медпунктны төзүчеләр килгәч, аларга ашарга әзерләү хәстәре тугач, әлеге эшне ике кызы белән үзләре башкардылар. Җитмәгән ризыкларны үзләренең тавык ите, сарык ите хисабына тулыландырып, төрләндереп, үзләренең йорт төзелешен алып баручыларга әзерләгән кебек, ихлас күңелдән тырыштылар. Төзүчеләр киткәндә рәхмәтләрен белдерделәр. Медпункт төзелеше озакка сузылды, эшнең авырлыгын үзе башкарган кеше генә белә. Җитмәсә, шул вакытта иренең апасы Мәксирә әбинең күзенә операция ясалды. Аны тәрбияләү һәм дөнья мәшәкатьләре дә балалары белән Румиягә төште. Мәксирә әбинең күзенә уңышлы операция ясаган табиб Айгөл Рифкать кызына зур рәхмәт, дип сөенә алар.
Барлык уңайлыклары булган, заманча эшләнгән, җиһазланган медпункт авыл халкына хезмәт итсен. Аллаһы Тәгалә тазалык-саулык, гаилә бәхете, балаларына иман байлыгы, бәхет, тәүфыйк, һидият, миһербанлыклар биреп, аларның шатлыкларына сөенеп яшәргә, эшләргә насыйп булсын.
Куян авылы мәхәлләсе исеменнән, Зәгърәф Латыйпов, Сабит Бәхтегәрәев, Илгиз Шәйхразыев, Дамир Фәхразыев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев