Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Медпунктка экскурсия

Авырган чакларда барыбыз да тизрәк табиб янына йөгерәбез. Тиз генә тереләсебез килә. Бәлки, авыруны булдырмас өчен саклансак, профилактика үткәрсәк, файдалырак булыр иде. Табибка бүген без чирләгәнгә түгел, ә авыруларны булдырмау, кисәтү һәм табиблар хезмәте белән якыннан танышу максатыннан мөрәҗәгать иттек. Без дигәнебез - мәктәпкә әзерлек учреждениесе балалары һәм тәрбиячеләре. Авылыбызның...

Авырган чакларда барыбыз да тизрәк табиб янына йөгерәбез. Тиз генә тереләсебез килә. Бәлки, авыруны булдырмас өчен саклансак, профилактика үткәрсәк, файдалырак булыр иде.
Табибка бүген без чирләгәнгә түгел, ә авыруларны булдырмау, кисәтү һәм табиблар хезмәте белән якыннан танышу максатыннан мөрәҗәгать иттек. Без дигәнебез - мәктәпкә әзерлек учреждениесе балалары һәм тәрбиячеләре. Авылыбызның иң кадерле, абруйлы кешеләре, үз эшләрен яратып хезмәт куючылар янына, ягъни медпунктка юнәлдек. Анда безне ягымлы сүзләре, нурлы йөзләре белән фельдшерыбыз Хәния апа һәм җыештыручы Гөлнур апа бик җылы каршы алдылар.
Килеп керүгә үк, һәрвакыттагыча, медпунктта тыныч, чиста, пөхтә атмосфера, матур гөлләр үсүе игътибарны җәлеп итә.
Хәния апа балалар белән бик теләп аралашты. Кайсы бүлмәдә ничек хезмәт күрсәтүләре, балаларны туганнан башлап ничек караулары, авыруларны ничек дәвалаулары турында сөйләде. Чисталык, чыныктыру буенча Хәния апа үзенең киңәшләрен бирде. Балалар үзләре авырмас өчен нәрсәләр эшләүләрен сөйләделәр.
Балалар да табиб эшенең җаваплы, бик катлаулы һәм тынгысыз булуына төшенделәр. Монда авырулар өзелеп тормый. Бигрәк тә авыл җирлегендә без аларны көннең, төннең кайсы вакыты булуына карамастан чакыртып алабыз. Без килгәндә дә Рәзинә апа чакыру буенча чыгып киткән иде.
Мактаулы һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләп саубуллаштык. Үз изгелекләре үзләренә кайтсын, сәламәт булсыннар.
Балаларның күбесенең күңелләрендә, очрашудан соң, табиб булу теләге уянды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев