Актаныш

Менингит белән авырырга теләмәсәң – кулыңны чиста тот

Ростов, Липецк, Курск, Түбән Новгород өлкәләрендә, Әстерханда, Мәскәүдә менингит белән авыручыларның артып китүе күзәтелә. Татарстанда әлегә энтровируслы инфекцияләр йоктыру очраклары ачыкланмаган. Шулай да бу чир республика территориясендә таралмасын өчен кисәтү чаралары күрелә. Бүгенге көндә Россиядә энтровируслы инфекциядән зыян күрүчеләр саны буенча рәсми расланган мәгълүматлар юк. Шулай да авыручылар узган еллар...

Реклама

Ростов, Липецк, Курск, Түбән Новгород өлкәләрендә, Әстерханда, Мәскәүдә менингит белән авыручыларның артып китүе күзәтелә. Татарстанда әлегә энтровируслы инфекцияләр йоктыру очраклары ачыкланмаган. Шулай да бу чир республика территориясендә таралмасын өчен кисәтү чаралары күрелә.
Бүгенге көндә Россиядә энтровируслы инфекциядән зыян күрүчеләр саны буенча рәсми расланган мәгълүматлар юк. Шулай да авыручылар узган еллар дәрәҗәсендә генә һәм эпидемия турында сүз дә була алмый, дип тынычландыра белгечләр.
Әйткәнебезчә, менингит очраклары әлегә Татарстанда теркәлмәгән. Әмма табиблар инфекция безгә дә килмәс дип ышандыра алмый. Шуңа да ул-бу була калса, республикабызның инфекцион хезмәтләре, участок терапевтлар, педиатрлар һәм фельдшерлар бу афәткә каршы торырга әзер.
Әлеге вирус бик еш су аша күчүне исәпкә алып, махсус хезмәтләр шулай ук тирә-як мохитне һәрвакыт күзәтеп тора, шәһәр пляжларын, сулыкларны тикшерә. Дәүләт чиген үтү пунктларында да имин булмаган төбәкләрдән килүчеләрне җентекләп тикшерәләр.
Энтровируслы инфекцияне йоктырган кешенең тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә, бик көчле баш авыртуы, косу күзәтелә. Әмма чирне лаборатор тикшеренүләрсез төгәл билгеләү мөмкин түгел. Шуңа күрә дә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип кисәтә табиблар.
Вирусны йоктырмас өчен бик гади кагыйдәләрне үтәү җитә. Әлеге чирне халык арасында "пычрак куллар авыруы" дип йөртәләр. Шуңа да иң мөһиме - шәхси гигиена таләпләрен саклау. Кайнатылмаган суны эчмәскә, коену өчен рөхсәт ителмәгән урыннарда су кермәскә, җиләк-җимешләрне яхшылап юып ашарга да киңәш ителә.
Энтровируслы инфекцияләрне бик еш 1-10 яшьлек балалар йоктыра. Димәк, балалар әйберләрен, уенчыкларны һәрвакыт яхшылап юу, кайнар су белән дезинфекцияләү зарур.
Саклану һич зыянга булмас, дип, үзебезне борчыган сораулар белән Актаныш районындагы Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының урынбасары Луиза Хафизовага мөрәҗәгать иттек.
- Энтеровирус борын, үңәч куышлыгы аша ашказаны-эчәк трактына эләгә һәм авыруның башлангыч чоры башлана. Тамак төбендә үзгәрешләр, өске сулыш юлларының катары, лимфоаденит, эч авырту күзәтелә. Мондый күренеш берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.
Вирус авыру балаларның тизәгендә, авыз куышлыгының мазогында, арка мие сыекчасында табыла. Авыру көнкүреш аралашу юлы, һава аша, азык-төлек белән йогарга мөмкин. Авыруның чыганагы - вирус йөртүче авыру кеше.
Энтеровируслы менингитның клиник формасы баш сөяге эчендәге басымның күтәрелүе белән күзәтелә. Балаларның йокысы кача. Беренче көннәрдә бала коса, тән тартышу күзәтелергә мөмкин. Баланың бите, күз силерасы кызара, борын-ирен куышлыгы агара, тән тиресе корый (корь яки кызылча авыруы тибында булырга мөмкин).
- Ни сәбәпле килеп чыга соң әлеге авыру?
- Авыруның килеп чыгуына балалар бакчасындагы төркемнәрдә балаларның нормадан артык булуы, чисталыкны булдыру чараларының үтәлмәве, азык-төлек әзерләгәндә технологиянең бозылуы, савыт-сабаның чиста юылмавы, авырган балаларның үз вакытында изоляцияләнгән булмавы, медицина белешмәләренең формаль алып барылуы, бакчада хезмәт куючыларның авырлы килеш эшләүләре, азык-төлек белән тәэмин итүчеләрнең сыйфатсыз җиләк-җимеш, яшелчә алулары төп фактор булып тора.
- Моны ничек булдырмаска?
- Авыруның килеп чыгуына балалар бакчасындагы төркемнәрдә балаларның нормадан артык булуы, чисталыкны булдыру чараларының үтәлмәве, азык-төлек әзерләгәндә технологиянең бозылуы, савыт-сабаның чиста юылмавы, авырган балаларның үз вакытында изоляцияләнгән булмавы, медицина белешмәләренең формаль алып барылуы, бакчада хезмәт куючыларның авырлы килеш эшләүләре, азык-төлек белән тәэмин итүчеләрнең сыйфатсыз җиләк-җимеш, яшелчә алулары төп фактор булып тора.
- Рәхмәт Сезгә.
Райондагы хәлнең торышын район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Әлфия Ямаевадан да белештек. Районда андый очракларның күзәтелмәвен хәбәр итте ул.
Сәламәт булыйк!
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: