Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Мобиль поликлиникадагы тар белгеч-табибларга ихтыяҗ зур

14 сентябрьдә “Мобиль поликлиника”да онколог, эндокринолог, гинеколог, офтальмолог, 15 сентябрьдә хирург, кардиолог, гинеколог, 16 сентябрьдә эндокринолог, офтальмолог, невролог, 17 сентябрьдә уролог һәм ревматолог кабул итә, шулай ук соңгы көнне УЗИ табибы да булачак. Табиблар 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшли.

     Бүген Яңа Әлем авылыннан Гүзәлия Закирова 15 сентябрьдә кардиолог килүен белгәч, йөрәген тикшертергә чират көтә иде:

 

-    Кан басымым уйный. Шуңа дәваланырга кирәк, табиб үзенең файдалы киңәшләрен бирер дип өметләнәм. Мобиль поликлиника киләсен ватсаптагы “Авылдашлар” төркеменә яздылар, шуннан белдем,- ди Гүзәлия апа.


         Мобиль поликлиникага хирург, невролог кебек табибларга күренергә теләүчеләр дә шактый. УЗИ үтәргә теләүчеләр күп.

Реклама


Чаллы шәһәренең 5 хастаханәсе гинекологы Елена Ляшева атнага ике тапкыр- сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә авыл районнарына чыгабыз ди:


 

-    Гадәттә, башка җирлекләрдә көн саен 25 кеше күренә иде. Актаныш хастаханәсендә гинекологлар булгангамы, миңа килүчеләр аз, Мөрәҗәгать иткән һәрбер хатын-кызны карыйбыз, кирәк икән, дәвалау билгелибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев