Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Модульле ФАП һәм табиблык амбулаториясе ачылды

Чөгәнә авылы халкы күптән көтелгән шатлыклы вакыйганың шаһите булды - авылда тантаналы шартларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Олы вакыйга уңаеннан авыл халкын тәбрикләргә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Яр Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Боенко Елена, Актаныш хастаханәсе баш табибы Бикмухаметов Айрат килделәр. Модульле акушерлык пунктларын төзү...

Чөгәнә авылы халкы күптән көтелгән шатлыклы вакыйганың шаһите булды - авылда тантаналы шартларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Олы вакыйга уңаеннан авыл халкын тәбрикләргә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Яр Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Боенко Елена, Актаныш хастаханәсе баш табибы Бикмухаметов Айрат килделәр.
Модульле акушерлык пунктларын төзү Республика күләмендә алып барыла торган "2012 -2016 елларда Татарстан Республикасы халкына күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" дип атала торган максатчан программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әлеге программа булган ФАПларны, амбулаторияләрне, участок хастаханәләрен капиталь ремонтлауны, шушындый яңа модульле пунктлар төзүне үз эченә ала.
- Чөгәнә авылы халкы өчен бик кирәкле социаль объект ачыла бүген, - диде Фаил Камаев үз чыгышында. - Мин сезгә бирегә бары тик сәламәтлекне ныгыту һәм саклау максатында гына килергә язсын дип телим.
Фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер кабинеты, көтеп тору бүлмәсе, процедуралар һәм манипуляцияләр бүлмәсе, бәдрәфе, юыну урыны бар. Элек халыкка авылда урнашкан иске генә бинада уңайлыклары булмаган бүлмәләрдә медицина ярдәме күрсәтелгән булса, бу корылма заман таләпләренә җавап бирә.
Тантаналы чарадан соң, яңа ФАП мөдире Диләрә Шарифуллина җыелган халык өчен экскурсия уздырды. Элек хыяллана да алмаган яңа җиһазлар турында ул аеруча илһамланып сөйләде. Район хакимнәренә халык исеменнән чиксез рәхмәтләрен белдерде, киләчәктә дә авыл проблемаларына игътибар кимемәсен иде дигән теләк белдерде.
Шул ук көнне Байсар авылында ремонттан соң табиблык амбулаториясе халыкка үз ишекләрен ачты. Амбулатория 2 мең кешегә хезмәт күрсәтә ала. Аның эчендә лаборатория булу да авыл халкы өчен бик уңай күренеш, чөнки бөтен кешенең дә Актанышка кадәр барырга мөмкинлеге юк. Лабораториядә 9 май бәйрәмнәреннән соң анализлар бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев