Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Наркотикларга “юк“ дип әйтик

Дөньяның бик күп илендә наркомания дигән яман чир көннән-көн киңрәк тарала бара. Моның киләчәктә бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе һәркемгә мәгълүм. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы игълан ителде. Шушы айлык кысаларында мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелә. Узган җомга көнендә 9-11 сыйныф укучылары...

Дөньяның бик күп илендә наркомания дигән яман чир көннән-көн киңрәк тарала бара. Моның киләчәктә бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе һәркемгә мәгълүм. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы игълан ителде.
Шушы айлык кысаларында мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелә. Узган җомга көнендә 9-11 сыйныф укучылары "Наркотикларга "юк" дип әйтик" дип аталган түгәрәк өстәл янына җыйналды. Безнең белән очрашуда прокурор урынбасары Ильмир Габидуллин, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Ания Ахунова, районның наркологы Ленар Минхуҗин катнашты.
Ильмир Альберт улы безне республикада наркотик матдәләр әйләнешенең торышы, наркотикларга кагылышлы законнар белән таныштырды. Ания Анил кызы районда яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләргә анализ ясады, аларга кагылышлы законнарны аңлатты. Ленар Сәүбән улы наркомания һәм алкоголизм чирләренең килеп чыгу сәбәпләре, аларның нинди аяныч хәлләргә китерү ихтималы турында сөйләде. Очрашу азагында укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев