Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Nestle шоколад порошогын белеп кулланыгыз!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте белдергәнчә, Америка Кушма штатларында җитештерелгән Nestle NESQUIK шоколад порошогында йогышлы эчәк авыруы китереп чыгара торган сальмонеллалар булырга ихтимал. Бу продукция 2012 елның октябрь-ноябрь башларында җитештерелгән. Шоколад порошогы 1,221 мл (40,7 унция), 21,8 унция (654 мл), 10,9 унция (327...

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте белдергәнчә, Америка Кушма штатларында җитештерелгән Nestle NESQUIK шоколад порошогында йогышлы эчәк авыруы китереп чыгара торган сальмонеллалар булырга ихтимал. Бу продукция 2012 елның октябрь-ноябрь башларында җитештерелгән. Шоколад порошогы 1,221 мл (40,7 унция), 21,8 унция (654 мл), 10,9 унция (327 мл) канистрларга салынган.
Савытның төбендә продукциянең коды (2282574810, 2282574820, 2278574810, 2278574820, 2279574810, 2279574820, 2284574820, 2284574830, 2285574810, 2285574820, 2287574820, 2289574810, 2289574820, 2278574810) күрсәтелгән.
Бу төр продукциянең безнең илгә дә үтеп керүе ихтимал. Шуңа күрә һәрбер кулланучы сатып алганда школад порошогына игътибарлы булсын иде һәм сатуда булган очракта райондагы санитария хезмәтенә 3-09-62 телефоны аша мөрәҗәгать итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев