Актаныш

ОЛЫ КЕШЕ - СОЛЫ ТӨШЕ: Өлкәннәргә хөрмәт

Моннан берничә еллар элек, олы яшьтәге кешеләр арасында авырып китсәк тә, игътибар итүче юк, ашыгыч ярдәм чакыртсак та, яшьне сорыйлар да, килмиләр, дигән зарлану сүзләрен еш ишетергә туры килә иде.

Инде менә, ниһаять, хөкүмәт тә өлкән яшьтәгеләргә йөз белән борылды. Аларның да кемнәрдер өчен газиз кешеләр икәнлеген аңладылар булса кирәк. 1 сентябрьдән “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проектының  тормышка ашырыла  башлавы да моның ачык дәлиле.


Рәсәй Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия хакимиятләренең төп бурычы –  гомер озынлыгын гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен арттыруга ирешү, ягъни кешенең актив чорын озайту, дип белдерде. Монда профилактик караулар һәм диспансерлаштыру хәлиткеч әһәмияткә ия. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү һәм авыруларны ачыклау өчен скрининг тикшеренүләре үткәрү максатларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләргә диспансерлаштыру үткәрелә.

Бездә дә районның социаль яклау бүлеге белән берлектә график нигезендә авылларда яшәүче өлкәннәрне район үзәк хастаханәсенә алып килү башланды.

Узган атнада безнең иҗат төркеме дә әлеге бригада белән шушы карауларда катнашты. 

Иртәнге сәгать сигез тула унбиш минутта без Яңа Әлем авылында идек инде. Бирегә социаль яклау бүлегенең “LADA-LARGUS” машинасы килеп туктады.    

       Авылның фельдшерлары, социаль хезмәткәрләр алдан ук хастаханәгә барасы биш кешене әзерләп куйганнар иде. Алар өлкәннәрне ипләп кенә машинага утыртып, озатып җибәрделәр. Фельдшерлары Чулпан Гайсина үзе дә озата барды. 

–   Белгәнегезчә, сентябрь башыннан районыбызның авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сәламәтлекләрен яхшырту максатыннан 65 яшьтән өлкәннәргә медицина караулары уздыру башланды. 126 кеше бу төр хезмәттән файдаланды инде. Ел ахырына кадәр 696 кешене тикшерү планлаштырыла, – ди районның халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге директоры  Гөлназ Хуҗиәхмәтова. 

–  Авылларда хәзер өлкәннәр шактый. Кемнәр каралуы ничек сайлап алына?
–  Бу проект нигезендә 65 яшьтән өлкән, ялгыз яшәүче һәм үзе генә хәрәкәт итү мөмкинлеге булмаган өлкәннәр сайлап алына. Нигездә, аларның күпчелеге 80 яшьтән узучылар. 

Без сөйләшкән арада, машина үзәк хастаханә ишек төбенә килеп туктады. Биредә өлкәннәрне саклык белән генә машинадан төшереп, тиешле бүлмәгә алып керделәр. Аларны анда үзләренең гомум-гамәли табиблары, шәфкать туташы көтеп тора иде. Әлбәттә, мондый игътибардан әбиләребез бераз каушап та калдылар. Шәфкать туташы аларның кан басымнарын үлчәде, кан анализларын алды. Аларга уңайлы булсын өчен йөрәк яздыру аппаратын да шул ук бүлмәгә көйләп куйганнар. Биредә йөрәк эшчәнлеген дә яздырдылар. 

– Өлкәннәрне карау икенче атна дәвам итә. Бүген Яңа Әлем авылыннан биш өлкән кешене алып килделәр. Әлеге авылның гомум-гамәли табибы булып торганлыктан, аларны мин кабул иттем. Без аларның кан басымын үлчибез, кан анализы алабыз. Йөрәкләрен яздырабыз. Әгәр узмаган булсалар, флюорография һәм маммография уздыруда ярдәм итәбез. Тар белгечләрнең каравы кирәк булса, аларга алып менәбез. Ә авыр хәрәкәтләнүчеләрен карау өчен табибларны бирегә чакырабыз. Әгәр өлкәннәргә дәвалау таләп ителсә, аларга дәвалау курсы билгелибез, – ди  Миләүшә Хаҗиева.
 
– Әлеге проектның эшли башлавы, өлкәннәр өчен дә, безнең өчен дә яхшы булды, дияр идем. Чөнки авылларда яшәүчеләр арасында елына бер тапкыр да табибка күренмәгән кешеләр бар. Болай алар бер тапкыр булса да, табибка күренеп, дәвалау курсын ала алалар. Проектны башлап җибәргәнче, иң элек, ара ераклыгын һәм рейс санын исәпкә алып, график төзелде. Шуның нигезендә көн саен өлкәннәрне алып киләбез. Бер рейс белән килгәннәрне карау сәгать ярым тирәсенә сузыла. Иң элек бу категория гражданнарга  ялгыз яшәүчеләр, балалары еракта булганнар, авыр хәрәкәтләнүчеләр һәм ерак авылларда яшәүче өлкәннәр керә. Башта Пучы участок хастаханәсенә караган авылларда яшәүчеләрне шунда кабул иттеләр. Хәзер исә биредә башланды, –  ди поликлиника мөдире вазыйфасын башкаручы Ләйлә Фатыйхова. 

Чыннан да,  өлкәннәр үзләренә булган игътибардан канәгать калдылар.

–   Үзебезгә генә кабинетлар буйлап йөрүе, чиратларда торуы бик авыр булыр иде. Шушылай безне кайгыртканнары өчен зур рәхмәт, –  ди Хәния апа Хәкимова. 

–   Минем бер күзем алынган, икенчесенә операция ясалган. Шушылай игътибар белән йөртүләренә, карауларына рәхмәт. Балаларым да яхшы тәрбияли. Юктан да күңел була шул, – ди Сәмәния апа Әсләмова. 

Әлеге рейс белән килүчеләрне өйләренә кайтарып куйгач, икенче авылдан килүче өлкәннәрне кабул итәргә әзерләнеп калды табиблар.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: