Актаныш

Олы йөрәкле шәфкать туташы

Кечкенәдән үк ак халат киеп, кешеләрне дәвалау хакында хыялланып үстем, - ди Чуракай авылы фельдшеры Зәнфирә апа Хәсәнова. Хыялы чынга аша кызның. Менә 26 ел инде ул үз җирлекләрендәге халыкның сәламәтлеген кайгыртып яши. Зәнфирә апаның әнисе Расия апа да авылларында 40 ел фельдшер булып эшләгән. Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан,...

Кечкенәдән үк ак халат киеп, кешеләрне дәвалау хакында хыялланып үстем, - ди Чуракай авылы фельдшеры Зәнфирә апа Хәсәнова. Хыялы чынга аша кызның. Менә 26 ел инде ул үз җирлекләрендәге халыкның сәламәтлеген кайгыртып яши.
Зәнфирә апаның әнисе Расия апа да авылларында 40 ел фельдшер булып эшләгән. Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, әнисенең авыруларга ярдәм итәргә чыгып китүен күреп үсә ул. Алай гына да түгел, әнисе өйдә булмаганда, ярдәм сорап килүчеләргә баш дарулары биреп, чәйләр ясап эчереп, үзенчә "дәвалаганын" әле дә сагынып искә ала.
Мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламыйча, Чаллыдагы медицина училищесына укырга керә. Кулына диплом алгач, 1990 елның 1 сентябреннән туган авылы Әгъбәстә хезмәт юлын башлый. Анда 23 ел эшләгәч, Чуракай авылына фельдшер булып күчә. Машинасы белән ике авыл арасын көнгә берничә тапкыр үтә ул.
Бүгенге көндә Зәнфирә апа Чуракай авылындагы 146 хуҗалыктагы 312 кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Шуларның 118е - пенсионерлар, 106сы - эшчеләр, 33е - 14 яшькә тикле балалар. 34 инвалид бар.
- Медицинаны шул кадәр нык яратам. Моны гади сүзләр белән генә аңлата да алмыйм. Кешеләрнең терелүен күрү күңелемә рәхәтлек бирә. Тагын-тагын ярдәм итәсем килеп тора, - ди Зәнфирә апа.
Көненә 32шәр укол кадаганы бар аның. Халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен фельдшерлык пунктында барлык мөмкинлекләр дә бар, дип исәпли ул. Авыл халкының соравы буенча даруларны район үзәгендәге 73 нче даруханәдән алып кайта. Чуракайдагы һәр кешене биш бармагы кебек белә фельдшер. Кемнең нинди авыру белән авырганлыгы яхшы таныш аңа.
- Төнлә ярдәм сорап шалтыратсалар, кем икәнен белүгә, нинди укол алып барасын, нинди ярдәм күрсәтәсемне шул минутта ук күз алдына китерәм. Чөнки нинди авыру белән чирләгәнен белеп торам бит, - ди ул.
Зәнфирә апаны гаиләсендә дә аңлыйлар. Тормыш иптәше Илгиз абый төнлә чакыру булганда, тормыш иптәшенең сумкаларын җыешып, әзерләп озатып кала.
- Тизрәк бул, ярдәм итәргә соңга кала күрмә ди ул. Чөнки әнисе гомер буе бронхиаль астма белән авырды. Әни чирли дип, әнидән ярдәм сорап безгә еш килә иде.Шуның өчен эшемне аңлый. Ул ныклы терәк булгач, мин дә тыныч күңел белән эшлим, -ди Зәнфирә апа.
- Тормыш булгач төрле вакыты була. Сезнең дә эш дәверендә күңелегезгә нык уелып калган мизгелләр булгандыр, - дим Зәнфирә апага.
- Кайтып эшли генә башлаган вакыт. Бер авырлы хатын бәбиләргә чирли башлаган. Өендә түзеп торган. Ныклап авырта башлагач кына миңа әйттеләр. Карыйм: бер сәгатьтән бәбиләр кебек. Әгъбәс белән Актаныш арасы бик ерак бит. Ничек алып барып җиткерергә инде дип баш ватам. Шуннан бер йөк машинасы таптым. Ул заправкаларга кереп йөрде. Теге ханым кар сорагач, машина туктаган арада сикереп кенә төшәм дә, кар алып менәм. Актанышка килеп җиткәч, машинадан төшмим, ди. Аны тиз генә аркама салдым да, чаптым. Ишектән килеп тә кердек, бәбиләде дә. Ничек күтәрдем икән, дип уйлыйм хәзер.
Кешеләрне яратуы йөзенә чыккан аның. Һәр кеше белән уртак тел тапканга, үзен дә хөрмәт итәләр. Диспансерлаштыру, флюорография вакытларында каршы килмиләр. Күпчелеге әйткәнен дә көтмичә, алдан ук үтеп куя. Гомум гамәли табиблары Альберт Сафиуллин да һәрдаим авылга килеп, авыруларны карый, дәвалау билгели. Зәнфирә апа аның күрсәтмәләре буенча даруларын бирә, уколлар ясый.
Зәнфирә апаның кызы Лилия дә әнисе юлын дәвам иткән. Ижаудагы медицина академиясенең 4нче курсын тәмамлаган, хәзер район үзәк хастаханәсендә гамәли күнекмә уза.
Әнә шулай халык өчен янып-көеп хезмәт куя Зәнфирә апа. Киләчәктә дә Чуракай авылы халкы аның шифалы кулларының дәвасын бик күп еллар күрсен иде әле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: