Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Омикрон штаммы белән авыручы балаларның тәнен гадәти булмаган тимгелләр каплаган

Коронавирусның “Омикрон” штаммы белән авыручы балаларның тәненә гадәти булмаган тимгел чыгу күзәтелә.

                   Бу хакта Британия табибы Дэвид Ллойд Sky News эфирында әйткән. Шулай ук алҗыганлык, баш авырту, аппетит югалу хас. Моңарчы да коронавирус авыруына дучар булган кайбер кешеләргә тимгелләр чыккан. Ә “омикрон” штаммы белән авыручы балаларның  15 процентының тәнен тимгелләр басып алган. “Без бу вариант “дельта» штаммына караганда куркынычсызрак булыр дип өметләнәбез, бик авыр вакытта яшибез”,-дип өсти әлеге сөйләшүдә белгеч. 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы В. 1.1.529 штаммына  "омикрон" исемен грек алфавитының 15 нче хәрефеннән алып би ргән. Экспертлар авыру вакцина алган кешеләргә дә йога ала, симптомнары баш авыртудан тән ватылу халәтенә кадәр булырга мөмкин дип кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев