Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Омикрон таралу сәбәпле, авырулар саны дүрт тапкыр артуы ихтимал

Әлеге штаммны профилактикалау алдагыларыннан аерылмый - битлек кию режимын саклау, керү юлларында фильтрлау әһәмияткә ия.

Татарстанда омикрон-штамм таралу аркасында, республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының җитди артуына әзерләнәләр. Бу хакта туры эфирда ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Без коронавирус инфекциясе авыр нәтиҗәләргә китермәсен өчен вакцина ясаттык. Бүгенге көндә Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе вакцинация узу турында карар кабул итте. Шулай да без әлегә фантастик иммунитетка ирешә алмыйбыз. Моннан тыш, әлегә омикронның Россия Федерациясе төбәкләренә керүе белән бәйле рәвештә авыруларның дүрт тапкыр диярлек артуын көтәбез. Татарстанда хәзерге вакытта әлеге очраклар юк», — диде спикер.

Ләйлә Фазлыева халыкны кабат прививка ясатырга чакырды, әлеге штаммны профилактикалау алдагыларыннан аерылып тормый — битлек режимын саклау, керү юлларында фильтрлау уздыру мөһим.

Чыганак: Татар-информ

Эфир кунагы Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, ТР атказанган табибы Эдуард Якупов, чит ил коллегалары мәгълүматларына караганда, омикрон балаларны зарарлый, дип өстәде.

Профессор билгеләп үткәнчә, омикронның республикага килеп җитүе — бары вакыт эше генә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев