Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Пермь мәктәбендә 40 укучы бала агуланган

Россия Тикшеру комитеты тикшерүчеләре Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә Пермь краеның Верещагино шәһәре мәктәбендә 40 бала агулану сәбәпле тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшеру комитетының Пермь крае буенча тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә. Күпләп агулану кичә, 22 ноябрьдә, Верещагино шәһәренең 121 нче мәктәп...

Россия Тикшеру комитеты тикшерүчеләре Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә Пермь краеның Верещагино шәһәре мәктәбендә 40 бала агулану сәбәпле тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшеру комитетының Пермь крае буенча тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Күпләп агулану кичә, 22 ноябрьдә, Верещагино шәһәренең 121 нче мәктәп ашханәсендә булган. Төшке аштан соң 40 бала азык-төлектән агулану билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Шуларның 27 се хастаханәгә озатылган, 13 бала амбулатор дәвалануда. Барлык авыруларга куелган беренче диагноз - «гастроэнтероколит».
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре мәктәп ашханәсеннән су үрнәген һәм азык калдыкларын тикшерүгә алган. Тикшерүчеләр мәктәп директорыннан, ашханәнең өлкән пешекчесеннән һәм туклану комбинаты директорыннан әлеге хәл буенча сораштыру үткәргәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату өчен карар кабул ителәчәк.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=17077

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев