Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Попова: Яңа ел бәйрәмнәреннән соң коронавирус йоктыручылар саны артырга мөмкин

Белгеч төбәк хакимиятләрен Яңа ел бәйрәмнәрендә чаралар оештыруга һәм кешеләрнең күп җыелуына юл куймаска чакырды.

Россиядә Covid-19 коронавирусы таралуга бәйле хәл Яңа ел каникулларыннан соң начарланырга мөмкин. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова коронавирус буенча Координацион совет президиумы утырышында кисәтте, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Алда торган яңа ел бәйрәмнәрендә, кешеләр арасында элемтәләр болай да арта баруын исәпкә алып, „омикрон“ яңа штаммы таралу куркынычы, һичшиксез, арта. Һәм без ял көннәреннән соң эпидемиологик вазгыятьнең начарлануын көтә алабыз», - дип искәртте илнең баш санитар табибы.

Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор белгечләре бәйрәмнәрдә көчәйтелгән эш режимына күчә. Ведомство лабораторияләре барлык төр тикшеренүләрне үткәрергә әзер, диде докладчы.

Моннан тыш, Попова төбәк хакимиятләрен Яңа ел бәйрәмнәрендә чаралар оештыруга һәм кешеләрнең күп җыелуына юл куймаска игътибар итәргә чакырды. Аның сүзләренә караганда, россиялеләргә бәйрәмне бозмас өчен, эшне оештырырга һәм шул ук вакытта инфекция өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырмаска кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев