Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Прививка авырудан саклый

Мәктәпләрдә укулар башлану белән мәгариф учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясату буенча эш алып барыла башлады. Балигъ булмаган балаларга әлеге прививка бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә эшләнә. Шунлыктан балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән балага гриппка каршы прививка ясатырга риза яки каршы дигән гариза бланклары биреп җибәрә башладылар. Аның кайсын сайларга? Әти-әниләр аптырашта....

Мәктәпләрдә укулар башлану белән мәгариф учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясату буенча эш алып барыла башлады. Балигъ булмаган балаларга әлеге прививка бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә эшләнә. Шунлыктан балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән балага гриппка каршы прививка ясатырга риза яки каршы дигән гариза бланклары биреп җибәрә башладылар.
Аның кайсын сайларга? Әти-әниләр аптырашта. Прививканы ясатыргамы, әллә инде юкмы? Аларга ярдәме тими калмас дип, бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, район үзәк хастаханәсенең участок педиатры Ләйсәнә Харисовага мөрәҗәгать иттек.
- Август, сентябрь айларында без балаларга гриппка каршы үзебезнең илдә эшләнгән "Гриппол плюс" дип аталган вакцина ясый башладык. Кайберәүләрдә, нигә хәзер үк, дигән фикер дә туарга мөмкин. Тик көннәрнең суык торуы, һава температурасының еш уйнавы нәтиҗәсендә балаларның салкын тиеп авыру ихтималы арта.
- Әлеге прививка балаларга ничә яшьтән ясарга рөхсәт ителә?
- "Гриппол плюс" вакцинасы "Гриппол"ның тагын да яхшыртыбрак эшләнгән варианты. Ул 6 айдан зуррак балаларга, хроник авыруы булганнарга һәм өлкән яшьтәгеләргә ясала. Алты айлык һәм өч яшькә тикле балаларга ул икегә бүлеп, аннан зурракларга инде бер тапкыр эшләнә.
- Вакцинаны эшләгәннән соң, организмда нинди дә булса катлаулану барлыкка килергә мөмкинме?
- Кайбер ата-аналар, прививка ясаткач, баламның тән температурасы күтәрелде, диләр. Бу - гадәти күренеш. Организмга чит матдә кергәч, ул шулай реакция бирә. Бераз тән температурасы күтәрелергә, томау төшәргә, тамак төбе кызарырга мөмкин. Без бу хакта прививка ясаткан вакытта әти-әниләрне кисәтәбез.
Прививканы ясатып, 8-16 көн үткәннән соң, кешенең организмында грипп авыруына каршы иммунитет барлыкка килә. Һәм ул ел буена саклана.
- Грипп эпидемиясе чорында прививка ясатучылар аны җиңелрәк үткәрәме?
- Әлбәттә. Прививка кешене салкын тиеп авырудан тулысынча сакламый, ә грипп чорында катлауланулардан саклый. Прививка ясатучылар авыруны җиңелчә үткәрә. Кеше грипп авыруыннан үлми, ә әлеге авырудан катлауланулар килеп чыкканда үлә. Әнә шунысы куркыныч та инде. Грипптан катлауланулар вакытында кешедә пневмония, менингит, сепсис була.
- Быел безнең районда күпме балага гриппка каршы бушлай прививка эшләтү каралган?
- Районга 18 яшькә тикле 2 мең 500 балага бушлай прививка ясату өчен вакцина кайтты. Без мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аңлату эшләре алып барабыз. Әти-әниләре рөхсәт иткән очракта, балаларга гриппка каршы прививка ясыйбыз. Шушы мөмкинлектән файдаланып, минем ата-аналарга, балаларыгызга гриппка каршы прививка ясатуга җитди карагыз, диясем килә. Грипп эпидемиясенең кайчан буласын беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Мәгариф учреждениеләрендә балалар бик күп кеше белән контактта булалар. Шунда вирус эләктерергә мөмкиннәр. Ә прививка баланы әлеге вируслардан барыбер саклый ул.
- Ләйсәнә Рәсимовна, әгәр дә ата-ана баласына гриппка каршы прививка ясатуга каршы дигән гаризаны тутырган булып, кабат ясатырга уйласа, ул балага прививка ясыйсызмы?
- Әлбәттә, ясыйбыз. Әгәр без балалар бакчасында яки мәктәптә вакцина ясаган вакытта ниндидер сәбәпләр белән прививканы ясата алмый калучылар бар икән, баласын үзәк хастаханәгә алып килеп, прививканы ясата алалар. Бары тик прививка ясаган вакытта баланың тән температурасы күтәрелмәгән, авырмаган булуы гына шарт. Прививка ясар алдыннан аны табиб карый, барысы да яхшы булса, прививка ясала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев