Актаныш

Прививка грипптан саклый

Быелгы көз үзенең көйсез көннәрен күрсәтә башлады инде. Пыскаклап яуган яңгырлары, кояшсыз һава торышы кешеләргә тәэсир итми калмый. Җылырак киенеп йөрергә тырышсак та, җирдән тарткан дым аякларны, тәнне өшетә. Нәтиҗәдә, салкын тиеп авырыйбыз, грипп дигәне дә ерак йөрмәс. Саклык чараларын алдан күреп кую мәслихәт. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ютәлләгән балаларны еш...

Быелгы көз үзенең көйсез көннәрен күрсәтә башлады инде. Пыскаклап яуган яңгырлары, кояшсыз һава торышы кешеләргә тәэсир итми калмый. Җылырак киенеп йөрергә тырышсак та, җирдән тарткан дым аякларны, тәнне өшетә. Нәтиҗәдә, салкын тиеп авырыйбыз, грипп дигәне дә ерак йөрмәс. Саклык чараларын алдан күреп кую мәслихәт.
Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ютәлләгән балаларны еш очратырга туры килә. Никадәрле сакланырга, газизләребезне сакларга тырышсак та, салкын дигәне әллә каян гына тия дә куя. Саннарга күз салсак, быелның 9 аенда район үзәк дәваханәсенә өске сулыш юллары ялкынсынып, 2148 кеше мөрәҗәгать иткән, 2013 елның 9 аенда андыйлар 1555 кеше булган. Күпме генә аңлатулар алып барылса да, авыручылар кимеми, киресенчә, арта гына. Шунлыктан, халыкка грипп һәм аңа каршы көрәш чаралары турында тагын бер кат аңлатуын үтенеп, Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы баш санитар табибы урынбасары Луиза Хафизовага мөрәҗәгать иттек.
- Грипп - дөньяда иң күп таралган йогышлы авыруларның берсе. Аны А, Б,С төркеменә кергән вируслар китереп чыгара. А һәм В вируслары югары дәрәҗәдә үзгәрү үзлегенә ия, шуңа күрә дә грипп авыруы һәр елны төрле вирусларга бәйле һәм авыру билгеләре дә алдагы елгы симптомнардан аерыла.
- Авыру чыганагына килгәндә...
- Авыру чыганагы - грипп белән авырган яисә грипп вирусы йөртүче сәламәт кеше. Авыру кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә дә һавага бик күп вирус бүленеп чыга. Зарарланган һава һәм авыру кеше кулланган әйберләр аша сәламәт кешегә инфекция җиңел генә йога да инде. Грипп йокканнан соң, берничә сәгатьтән алып 3 көнгә кадәр авыру билгеләре, гадәттә, беленми.
- Авыру ничек башлана?
- Грипп бизгәк тоткандагы кебек туңдырып, калтыратып, кинәт башлана. Тән температурасы бик нык күтәрелә, гомуми хәлсезлек сизелә. Яңадан баш, буыннар, бөтен гәүдә авырта башлый. Кайвакытта күңел болгана, костыра. Күзләр кызара, яшь агарга мөмкин, колаклар шаулый. Өченче көннәрдә томау төшә, ютәлләтә, тамак төбе ачыта, тавыш карлыга, хәтта борыннан кан китәргә дә мөмкин.
Еш кына ул җиңел формада да үтә: томау, коры ютәл төшә, азрак баш авырта, хәлсезлек сизелә, бераз тән температурасы күтәрелә.
- Вакытында табибка мөрәҗәгать итмичә, аяк өсте генә йөреп торганда, өзлегү ихтималы бармы?
- Әлбәттә, өзлегү ихтималы зур, чөнки грипп кешенең иммун системасын какшата. Грипптан тын юллары һәм үпкәләр ялкынсынырга мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары авыруы белән интегүчеләрнең чирләре көчәеп китүчән. Сирәк кенә колаклар, баш мие ялкынсыну кебек катлауланулар булырга ихтимал.
- Грипп белән авырган очракта ниләр эшләргә кирәк?
- Чирле кешегә, мөмкин булса, аерым бүлмәдә ятып торырга кушыла. Авыру ятып торып, табиб кушканнарны төгәл үтәсә, 3-5 көннән тән температурасы төшә, баш авыртуы бетә. Ләкин хәлсезлек, тирләү тагын берничә көн дәвам итә һәм 6-7 көннән авыру тәмам савыга.
Грипп вакытында авыруларны өйдә карау оештырылырга тиеш. Авыру билгеләре беленү белән, бигрәк тә, тән температурасы югары булганда, ашыгыч ярдәм яки урындагы медицина хезмәткәрләрен чакырырга кирәк. Авыру кешеләрнең эшкә, аеруча балаларның савыгып беткәнче мәктәпкә, ясле бакчага йөрүе катгый тыела.
- Грипп белән ничек көрәшергә?
- Иң төп чараларның берсе булып, грипп авыруына каршы прививкалар ясау тора. Белгечләр әйтүенчә, прививка алган кешеләрнең 85-90% аның белән бөтенләй авырмыйлар яки гриппны җиңелчә генә үткәрәләр. Прививкаларның әһәмияте тагын шунда, ул кешенең өске сулыш юлларының вируслы инфекциясенә (ОРВИ, ОРЗ) каршы торучанлыгын арттыра. "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында безнең районга федераль бюджеттан 7700 кешелек вакцина кайтты һәм бүгенге көндә грипп авыруына каршы прививкалар ясау кампаниясе бара. Шуларның 2500е балаларга, 600е белем бирү учреждениесендә эшләүчеләргә, 300е медицина хезмәткәрләренә, 3500е 60 яшьтән югары кешеләргә, 800е халыкка хезмәт күрсәтү сферасында эшләүчеләргә ясала. Бюджеттан тыш 831 кешегә вакцина ясау каралган. Оешма-предприятие җитәкчесе үз эшчеләренең сәламәтлегенә битараф булмыйча, гриппка каршы вакцина ясатырга тиеш. Шулай ук Рәсәй Федерациясенең 21.03.2014 елның 21 мартында чыккан №125н боерыгы нигезендә расланган профилактик прививкаларның милли календаре нигезендә, гриппка каршы вакцина ясау декретированный контингент (укытучылар, тәрбиячеләр, сәүдә, җәмәгать предприятиесендә, азык-төлек җитештерүчеләргә, терлекчелектә, кошчылыкта, АТХ да эшләүчеләр) өчен мәҗбүри куела, бары тик медицина белгечләре тарафыннан гына вакытлыча чикерелеп торыла. Чөнки ул авыру чыганагы булып, башка кешегә, балаларга грипп авыруын йоктырырга мөмкин.
Гриппка каршы прививкалар ясалгач, авыруга каршы иммунитет ике атна үтүгә барлыкка килә һәм бер елга тикле грипптан саклый.
- Гриппка каршы прививканы кайсы вакытта ясату кулай?
- Прививканың тәэсире булсын өчен аны грипп авыруының эпидемиологик сезонына кадәр, сентябрь-октябрь айларында ясату кулай булып санала һәм авырган вакытта өзлегүләрне кисәтә. Прививка ясатыр өчен яшәү урынындагы поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Луиза Мәхияновна, арада гриппка каршы прививка ясаткан идек, барыбер авырдык, диючеләр дә бар...
- Прививка алганнан соң кеше грипп белән авырмый. Кеше, грипп белән авырыйм, ди, тик ул җиңелчә үтә торган өске сулыш юлларына салкын тиюдән авырый һәм авырудан катлаулы өзлегүләр дә булмый.
Үз сәламәтлегегезне саклау өчен түбәндәгеләрне үтәгез:
ютәлләгәндә яки йөткергәндә авыз һәм борыныгызны кәгазь салфетка белән каплагыз, кулланылган салфетканы чүп савытына ыргытыгыз, кулларыгызны еш һәм сабынлап юыгыз. Күзләргә, авыз-борынга орынмагыз. Авыру кешеләр белән якыннан аралашудан тыелыгыз. Авыргач, авыру билгеләре башланганнан соң, 7 көн дәвамында өйдә торыгыз. Маска кулланырга онытмагыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: