Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Прививка – иң кулае

Алтын көзнең кояшлы көннәрен әкренләп яңгырлы, салкын, дымлы һава торышы алыштыра. Җылырак киенеп йөрергә тырышсак та, җирдән тарткан дым аякларны, тәнне өшетә. Нәтиҗәдә, салкын тиеп авырыйбыз, грипп дигәне дә ерак йөрмәс. Саклык чараларын алдан күреп кую мәслихәт. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Яр Чаллы шәһәре буенча...

Алтын көзнең кояшлы көннәрен әкренләп яңгырлы, салкын, дымлы һава торышы алыштыра. Җылырак киенеп йөрергә тырышсак та, җирдән тарткан дым аякларны, тәнне өшетә. Нәтиҗәдә, салкын тиеп авырыйбыз, грипп дигәне дә ерак йөрмәс. Саклык чараларын алдан күреп кую мәслихәт. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Яр Чаллы шәһәре буенча территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Луиза Хафизова белән сөйләшүебез шул хакта.
- Республикада прививка кампаниясе быелның 20 сентябреннән старт алды, ә безнең районда хәл ничек?
- "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балаларга, урта махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр, медицина хезмәткәрләре, транспорт, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә һәм 60 яшьтән өлкән кешеләргә гриппка каршы вакцинация башланды.
- Әлеге прививканы ничә кешегә ясау каралган?
- Татарстан Республикасы буенча 1013300 кешегә, ягъни республикада яшәүче халыкның 26%ына, безнең район буенча 8800 кешегә, ягъни халыкның 28% на, "Сәламәтлек" проекты буенча, үзебезнең илдә эшләнгән "Гриппол плюс" һәм "Гриппол" вакцинасын бушлай ясату планлаштырылган.
- Вакцинаның куркынычсызлыгына килсәк...
- Вакцина составына грипп вирусына каршы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рөхсәт иткән 2013-2014 елның эпидемиологик сезонына хас булган актуаль грипп штаммы кергән.
Ике вакцина да инактивлаштырылган (составына тере вирус кисәкчекләре кертелмәгән), шуңа күрә, грипп авыруын китереп чыгармыйлар. Балалар өчен тәкъдим ителгән "Гриппол плюс" составында консервант юк.
- Гриппка каршы прививканы кайчан алу отышлы?
- Прививканың тәэсире булсын өчен, аны грипп авыруының эпидемиологик сезонына кадәр октябрь-ноябрьдә ясату кулай. Прививкалар ясату өчен үзәк дәваханәнең прививка бүлмәсенә килү сорала. Вакытында ясалган вакцинация грипп эпидемиясе чорында авыртучанлыкның 1,5-2 тапкыр кимүенә китерә һәм иммунитетны ныгыта. Авыруларны булдырмау, авырудан катлаулы өзлегүләрне кисәтү максатыннан, һәрбер оешма-предприятие җитәкчесе үзенең коллективында эшләүчеләрнең гриппка каршы вакцина ясавын тәэмин итәргә бурычлы.
- Луиза Мәхияновна, арада, гриппка каршы прививка ясаткан идек, барыбер авырдык, диючеләр дә бар...
- Прививка алганнан соң кеше грипп белән авырмый. Кеше грипп белән авырыйм, ди, тик ул җиңелчә үтә торган өске сулыш юлларына салкын тиюдән авырый, һәм авырудан катлаулы өзлегүләр дә булмый.
Димәк, гриппка каршы профилактиканың иң кулай чарасы булып, аңа каршы вакцинация икәнен истән чыгармыйк. Шулай ук суган, сарымсак ашарга, витаминнар кабул итәргә дә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев