Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Прививкаларны ясатыргамы, әллә юкмы?

Сабый якты дөньяга аваз салу белән, аны төрле бактерия, микроб, вируслар чолгап ала. Ә аларның кайберләре авыр һәм куркыныч чир чыганагы булып тора. Белгечләр фикеренчә, алар баланы инвалид калдырырга яки үлемгә дә китерергә ихтимал. Кайсы гына әни сабыеның сау-сәламәт булуын теләми икән? Шуның өчен дә нарасые туган көннән башлап, аның...

Сабый якты дөньяга аваз салу белән, аны төрле бактерия, микроб, вируслар чолгап ала. Ә аларның кайберләре авыр һәм куркыныч чир чыганагы булып тора. Белгечләр фикеренчә, алар баланы инвалид калдырырга яки үлемгә дә китерергә ихтимал.
Кайсы гына әни сабыеның сау-сәламәт булуын теләми икән? Шуның өчен дә нарасые туган көннән башлап, аның өчен борчылып, сәламәтлеген кайгыртып яши ул. Балалар сәламәтлеге өчен сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дә даими эш алып барыла. Бала тудыру йортыннан чыкканчы ук сабыйларга прививка ясала. Чөнки яңа туган сабый организмының иммун системасы төрле авыруларга каршы торырлык көчле булмый.
Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы ярдәмчесе Эльвира Мохитова белән нәкъ менә балаларга ясалучы прививкалар хакында сөйләштек.
- Сабый дөньяга килүгә, аңа төрле вакыт арасы белән күп төрле прививкалар ясала башлый. Бу нилектән шулай эшләнә?
- Прививка ясауның төп максаты - авыруга каршы иммунитет булдыру. Нәтиҗәдә организмда теге яки бу авыруга каршы ак кан тәнчекләре ярала. Алар микробларны юк итә, яки көчсезләндерә.
- Вакцина зарарсызмы соң?
- Әлбәттә, зарарсыз. Безгә бары тик җитди тикшерү узган, сертификатлары булган вакциналар гына кайта. Медицина күрсәтмәләре буенча бала бөтен яктан да сәламәт икән, аның организмы вакцина кабул итәргә әзер дигән сүз. Прививка ясамаган сабыйга вируслы йогышлы авыру эләксә, бу аяныч тәмамланырга ихтимал. БЦЖ хакында гына әйтеп үтәм. Әлеге вакцина туберкулезга каршы эшләнә. Кызганычка каршы, хәзер Кох таякчыкларын йоктырып, дәваланмыйча, аны таратып йөрүчеләр дә бар. Ә ул таякчык иммунлаштырылмаган балага эләксә, нәрсә була? Кечкенә организм үзе генә аңа каршы тора алмаячак. Шуңа күрә, баланың иммунитеты тизрәк өлгерсен өчен, вакцинаны иртәрәк ясатырга кирәк. Тагын бер мисал: полиомиелит дигән вируслы
инфекция эләктергән баланы паралич сугуы, баш мие зәгыйфьләнүе, соңыннан аның үлемгә дучар булуы бар.
- Яшь бала организмына вакцина кертү куркыныч түгелме?
- Прививкадан соң кайбер баланың тән температурасы күтәрелергә, вакцина керткән урыны кызарып, бераз катыланып торырга мөмкин. Мондый реакция гадәти күренеш санала, бераз вакыттан соң ул уза.
- Вакцина ясаткан организм инфекция белән очраша икән, нәрсә була?
- Андый организм, әлбәттә, инфекциягә каршы тора. Билгеле бер сәбәпләр нәтиҗәсендә авырый икән инде, ул аны җиңелчә, катлаулануларсыз гына үткәрә.
- Ә ни өчен кайбер төр вакцинаны, билгеле бер вакыт үткәннән соң, кабат кертәләр?
- Билгеле вакыттан соң, кайбер төр вакцинаның көче бетә. Шуның өчен ул вакциналарны организмга кабат кертәбез.
- Нинди очракларда вакцина ясалмый?
- Бала авырып торса, температурасы югары булса, аңа вакцина ясамыйбыз, терелгәнен көтәбез.
- Еш авыручы яисә хроник авырулар белән чирләүче балаларга прививкалар ясау кирәкме?
- Андый балаларга прививка аеруча кирәк. Чөнки еш авырган баланың иммун системасы болай да какшаган була, һәм юк кына чирне дә озак һәм авыр итеп үткәрергә ихтимал. Ә тәҗрибәләр күрсәткәнчә, прививканы алар җиңел уздыралар.
- Эльвира Илшатовна, вакциналар ярдәмендә балаларны нинди чирләрдән саклап була?
- Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 125 санлы боерыгы нигезендә профилактик прививкалар календаре булдырылды. Әлеге схемада кешегә, билгеле бер яшендә хәвефле йогышлы авырулардан саклый торган, һичшиксез ясалырга тиешле ун төрле прививка исәпләнә. Алар арасында В гепатиты, туберкулез, дифтерия, столбняк, кызамык, паротит, полиомиелит һәм гриппка каршы вакциналар бар. Даими прививкалар ясау нәтиҗәсендә элек бик куркыныч булып саналган чәчәк авыруы, кызамык, дифтерия, коклюш, столбняк белән авыручылар саны кимеде.
- Вакциналарны ясату мәҗбүриме?
- Балага прививка ясатыр алдыннан без аның әти-әнисеннән язмача ризалык алабыз, бары тик шуннан соң гына вакцина ясыйбыз.
- Районыбызда балаларына прививка ясатудан баш тартучылар бармы?
- Кызганычка каршы, бар. 30 кеше баласына прививка ясатудан баш тартты. Алар моның сәбәбен дингә бәйли. Ләкин, Аллаһы Тәгалә дә сакланганны гына саклармын дигән. Вакцина алмаган бала тирә-ягындагы, вакцина алган баланы куркыныч астына куярга мөмкин. Бүгенге көндә чирне булдырмый калуның иң мөһим чарасы - вакцинация. Быел гына да Украина һ.б. илләрдән полиомиелит кебек чирләр алып кайттылар. Коклюш (бума ютәл) чире әледән-әле булып тора. Бала-чага өйдә генә утырмый, төрле кешеләр белән аралаша. Вакытында алынган вакцина гына кешене тиешле дәрәҗәдә саклый ала. Баласын яраткан ата-ана аны прививкасыз калдырмый. Прививкалар балалар консультациясенең махсус бүлмәсендә, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев