Актаныш

ПСИХОЛОГ КИҢӘШ БИРӘ: Баламның теле ачылуы соңара

Сөйләм кешенең фикерләү коралы һәм аралашу чарасы булып тора. Ул - бик катлаулы процесс. Соңгы елларда экологиянең бозылуы, кайбер авыруларның үзен сиздерүе, ана карынында вакытта ук яралгының формалашуы һәм үсеше тиешенчә бармау, булачак әни кичергән кайбер авырулар, йөкле вакыттагы токсикоз һәм травмалар, резус-фактор буенча каннарның килешмәве, боларга өстәп, бала туганда...

Сөйләм кешенең фикерләү коралы һәм аралашу чарасы булып тора. Ул - бик катлаулы процесс. Соңгы елларда экологиянең бозылуы, кайбер авыруларның үзен сиздерүе, ана карынында вакытта ук яралгының формалашуы һәм үсеше тиешенчә бармау, булачак әни кичергән кайбер авырулар, йөкле вакыттагы токсикоз һәм травмалар, резус-фактор буенча каннарның килешмәве, боларга өстәп, бала туганда алган травмалар, асфиксия, бала бер яшькә кадәр кичергән кайбер авырулар, баш травмасы, нәселдән килгән авырулар һәм башка бик күп сәбәпләр аркасында балаларның теле ачылу соңара, һәм сөйләм үсешендә җитди кимчелекләр килеп чыга.
Шуңа күрә сөйләм үсешендәге кимчелекләрне киметү, бетерү өчен сезгә берничә киңәш тәкъдим итәм:
1. Иң элек бала белән аралашучы һәр кеше тыныч, ашыкмыйча, бераз акрынрак һәм дөрес итеп сөйләшергә тиеш. Кечкенә бала белән гадәти темпта сөйләшергә ярамый, чөнки аның ишетү-сөйләм аппараты тиешенчә үсмәгән, ул барысын да ишетеп һәм аңлап бетермәскә мөмкин.
2. Әгәр бала үз фикерен әйтеп бирә алмаса, иҗекләрне һәм авазларны төшереп калдырса, урыннарын алыштырса, аңа тыныч кына булышып жибәрергә кирәк. Ул әйтә алмаган катлаулы сүзләрне уен формасында берничә мәртәбә кабатлатырга, соңыннан мактап куярга кирәк. Бу вакытта артык таләпчәнлек урынсыз, барысын да бала үзе теләп башкарырга тиеш. Бүген барып чыкмый икән, иртәгә тагын кабатларга була, ләкин баланы ирексезләү, мәҗбүриләү ярамый.
3. Баланың күп "бытылдавына" һич тә каршы килмәгез, ул шулай сөйләм органнарын күнектерә.
4. 3-4 яшьлек баланы вакытыннан алда, бигрәк тә аның теләгеннән башка хәрефләр танырга, укырга өйрәтергә ашыкмагыз. Бу аның укырга өйрәнүгә омтылышын сүндерергә мөмкин.
5. Кайбер бала бик иртә авазларны дөрес әйтеп сөйләшергә өйрәнә. Ләкин баланың сөйләм аппараты җитлекмәгән булуын исегездән чыгармагыз. Балага үз яшенә туры килми торган зур күләмле шигырьләр ятлату, кунаклар алдында аны мәҗбүри сөйләтергә тырышу кирәкми. Болар тотлыгуга китерергә мөмкин.
6. Бала үз яшьтәшләреннән калышыбрак сөйләшә башлый икән, моннан фаҗига ясамыйча, бала белән төрле уеннар уйнарга, предметларны исемнәре буенча танырга - пассив сүзлек булдырырга тырышыгыз.
7. Баланың озак вакыт телевизор каравы, компьютер уеннары белән артык мавыгуы аңа файда китерми. Бигрәк тә йокы алдыннан караган телевизион тапшырулар, куркыныч компьютер уеннары баланың ныгып җитмәгән нерв системасына зыян китерә, хәтта тотлыгуга кадәр җиткерергә мөмкин.
8. Балаларга кечкенәдән үз яшенә туры килә торган шигырьләр, әкиятләр укырга тырышыгыз. Беренчедән, аларның тәрбияви әһәмияте зур, икенчедән, бала дөрес әдәби тел ишетә, аның сүзлек запасы байый, телгә игътибары арта.
9. Сөйләмдәге кимчелекләрне булдырмый калу өчен, балаларның ишетү-сөйләү аппаратының нормада булуын күрү, сиземләү-тоемлау тиешле дәрәҗәдә булуын контрольдә тотарга кирәк. Тешләр төзелеше, өске һәм аскы теш казналарының бер-берсе белән туры килмәве, тел керешенең кыскалыгы, кайбер физик кимчелекләр авазларны әйтүдә кыенлыклар тудыра. Бу вакытта баланы белгечләргә күрсәтергә кирәк.
10. Дөрес сөйләм тәрбияләү вакытында сөйләм культурасы булдыруны истән чыгармагыз. Балаларның сөйләмен игътибар белән тыңларга, бүлдермәскә, өлкәннәр сөйләменә катнашмаска, кирәгеннән артык кычкырып сөйләшмәскә, берәрсе ял иткәндә комачауламаска кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: