Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Психик сәламәтлекне ничек сакларга?

Саулыкны саклау, белгечкә сорау кебек темаларга бик күп шалтыратулар, мөхәррият почтасына хатлар кабул итәбез. Чираттагысына җавапны тәкъдим итәбез.

  • Сәламәт тормыш алып бару, спорт белән дус булу көндәлек эш-мәшәкатьләрдән ял итү, борчылу-стресслардан арыну өчен иң яхшы чараларның берсе. Әмма һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Спорт күнекмәләре дә үз мөмкинлекләреңнән чыгып башкарылырга тиеш. Тормышны ярату, күңелле вакыйгаларны күрә белү, бәхәсләрдән читтә тору яхшы. Нәкъ конфликтлы хәлләр аркасында чик буендагы шәхес бозылуы күзәтелә. Шәфкатьлелек, үзара ихтирам һәм ярдәмләшү мохитендә эшләү, яшәү психик торышка уңай тәэсир итә.
  • Депрессия башланмасын өчен эш, ял, йокы һәм туклану режимын саклау зарур. Бу эмоциональ киеренкелекне булдырмаска ярдәм итәчәк. Авыруның беренче билгеләре күренгәч тә табибка бару киңәш ителә, чөнки белгеч билгеләгән чаралар гына хәвефле нәтиҗәләрне кисәтергә булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев