Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Һәр сан артында күпме кайгы һәм күз яше: бүген райондагы коронавирус вәзгыяте турында сөйләделәр

Коронавирус авыруы турында рәсми чыганаклар күрсәткән саннар кимегән кебек тоелса да замана зәхмәтенә каршы көрәш дәвам итә. Бүген район хакимиятенең кече утырышлар залында Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев һәм “Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәре баш табибының Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова журналистларны коронавируслы вәзгыять, аны дәвалау һәм профилактика чаралары белән таныштырды. Бу хакта алдагы язмаларда да яктыртачакбыз.

             Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев район хастаханәсендә 2021 елда 5386 райондашыбызның медицина күзәтүе астына алынуын әйтте. Бу барлык халык санының 18, 7 процентын тәшкил итә. 
          Медицина тикшеренүе вакытында үпкә ялкынсынуы буенча 1832 очрак теркәлгән, өске сулыш юлларының кискен респиратор авыруы диагнозы 3176 авыруга куелган. 6348 райондашыбыздан полимероз чылбыр реакциясе (ПЦР) тесты алынган. Әлеге тест аша 176 авыруда ковид вирусы барлыгы расланган. Бу авырулар белән контактта булган 2300 райондашыбыз медицина күзәтүе астына алынган. 
             2021 елда коронавирус белән авырган 496  райондашыбыз Казанда (22), Чаллыда (302), Минзәләдәге клиник госпитальгә (172) дәваланырга җибәрелгән. Актаныш хастаханәсендәге ковид-госпитальдә 299 райондашыбыз дәваланып аякка баскан. 248е дәваланып өйләренә озатылган. 15е хәлләре авыраю сәбәпле, башка госпитальләргә күчерелә. Кызганыч, үзәк хастаханәдәге ковид-госпитальдә 36 райондашыбызны, башка госпитальләрдә 65 райондашыбызны югалттык.  Аларның 54енә ковид диагнозы куела, калганнары ковид фонында башка диагнозлары көчәю сәбәпле вафат булган.
        Районда ковид диагнозы белән вафат булучылар саны 90. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев