Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

“Һәр сайлау кеше язмышында чагыла“

2011 елның 20 июленнән Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы булып Айдар Рәфгат улы Хәев билгеләнде.

Айдар Рәфгат улы бүген, эш тәҗрибәсеннән чыгып, бушлай дару алырга хокукы булган актанышлыларга мөрәҗәгать итә. 1 октябрьгә кадәр алар социаль ярдәм пакетыннан баш тартырга яисә аннан файдалануларын дәвам итәргә мөмкиннәр.
- Кеше гомере буе нинди дә булса сайлау алдында тора. Күп очракта ни дә булса хәл иткәндә без аның ахырын, бу карарыбызның нәрсәгә китерүен күз алдына да китерә алмыйбыз. Беренче карашка социаль ярдәм һәм акчалата компенсация арасында сайлауның да кеше язмышында әһәмияте булмас төсле. Шуңа да күп очракта акчалата компенсациягә өстенлек бирелә. Әмма бу дөресме соң?
Кеше үзенең сәламәтлеге турында нинди дә булса авыру белән авырый башлагач кына исенә төшерә. Сәламәт чакта авыру безгә кагылмас кебек. Бушлай дару алырга хокукы булган пациент та социаль ярдәмнән баш тартканда нәкъ шулай уйлый. Ә инде авыруы кискенәйсә, яисә яңа төре аяктан екса, алган акчалата компенсациясе җитми башласа, соң була. Шундый очракларның килеп чыгып торуын исәпкә алып, сезне искәртәсем килә: ашыкмагыз, тагын бер кат уйлап карагыз - акчалата ярдәмгә кызыгып, алдагы көнегездә авыр хәлдә кала күрмәгез. Әйе, бүген сез алган медикаментлар суммасы акчалата компенсациядән күпкә азрактыр. Ә иртәгә бу шулай булырмы? Йөзәр мең сум таләп ителә торган авыру аяктан екмасмы? Кайсы гаиләнең бюджеты моны күтәрә ала?!
Үзегезнең сәламәтлек кенә түгел, бөтен гаиләгезнең, якыннарыгызның матди хәле, җан тынычлыгы сезнең кулларда икәнен онытмагыз.
Шуны истә тотып, бушлай дару алырга хокукы булган гражданнар 2011 елның 1 октябренә кадәр район пенсия фондына гариза язып, социаль ярдәм пакетын кире кайтара алалар. 2011 елда бу пакеттан файдаланганнарга гариза язу мәҗбүри түгел.
Сәламәт булыйк.

Ләйсән ТИМЕРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев