Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Һәр яңа туган сабыйга бушлай аптечка бирергә тиешләр! Тик бездә педиатрлар әлеге пункт турында еш кына “оныта”

Күптән түгел әлеге темага фикер алышуда катнашырга туры килде. Ике танышым тиздән әни булырга әзерләнә һәм беренче баласын көтүче һәр хатын-кыз кебек үк алар яңа туган сабыйга нинди кирәк-яраклар кирәк булачагын күз алдына да китерми. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге теманы күтәрергә булдым да инде. Ирексездән, үземнең авырлы чагым искә...

Күптән түгел әлеге темага фикер алышуда катнашырга туры килде. Ике танышым тиздән әни булырга әзерләнә һәм беренче баласын көтүче һәр хатын-кыз кебек үк алар яңа туган сабыйга нинди кирәк-яраклар кирәк булачагын күз алдына да китерми. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге теманы күтәрергә булдым да инде.
Ирексездән, үземнең авырлы чагым искә төште. Яңа туган сабый белән нишләргә, аны ничек итеп юындырырга, подгузникны ничек алыштырырга - башта мең төрле уй. Иң кызыгы, хәзер көлке кебек тоелган бу сорауларның берсенә дә җавап юк. Ә шушы сораулар арасында аеруча мөһиме бар бит, җәмәгать. Ул да булса - яңа туган нарасыйга "аптечка" җыю.
Язмамның башында ук булачак әниләрне кисәтеп куям: һәр яңа туган сабыйга балалар поликлиникасында теркәлгәннән соң, бушлай аптечка бирергә тиешләр! Бу мәҗбүри! Тик бездә педиатрлар әлеге пункт турында еш кына "оныта", ә бу өлкәдә берни аңламаган ата-ана үзләрен тишек тагарак алдында калдыруларын белми дә кала.
Минем очракта нәкъ шулай булды да. Башыма бала тугач, аңарга аптечка кирәк булачак дигән фикер кереп тә чыкмады. Бала тудыру йортыннан кайткач кына әлеге мәсьәлә белән күзгә-күз очраштым. Икенче көнне үк педиатр да килеп китте, югыйсә. Тик ул бушлай кирәк-яраклар турында җөмләне ялгыш кына да "ычкындырмады". Киресенчә, даруханәдән нинди дарулар кирәк булырга мөмкин икәнлеге турында исемлек язып бирде дә, шуның белән эше бетте.
Ә сез минем хатаны кабатламагыз. Балалар поликлиникасында әрсез ана булмасаң, баш бетә! Шуңа күрә үз сүзегездә нык торыгыз. Педиатр янына кергәнсез икән, аптечка алмый чыкмагыз!
Әлбәттә, бу бушлай аптечкада кирәк-яракларның барысы да бар дигән сүз түгел. Шулай да, ул сезгә шактый гына акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Акчадан бигрәк, бу - яшь аналарга мәгълүмати яктан да зур ярдәм.
Ә мин исә бу язмамда сезгә яңа туган сабый "аптечка"сында һичшиксез булырга тиешле дарулар һәм кирәк-яраклар исемлеген китерә торам.
Баланы тәрбияләү, карау өчен кирәк-яраклар:
Гади мамык, мамык дисклары һәм, аңлашылсын өчен русча итеп әйтәм инде, "ватные палочки"
Бинт
Гади салфеткалар һәм юеш салфеткалар.
Антисептиклар:
Марганцовка
Зеленка
Перекись водорода.
Аптечкада:
Аерым термометр, кечкенә кайчы, пипетка, борын өчен махсус аспиратор, температура төшерә торган дару: парацетамол (сироп яки "свечка"), күзгә салу өчен дару (натрий сульфацилы), аллергиягә каршы нәниләр өчен препарат.
Кул астында шулай ук борын тыгылудан махсус дарулар, гадәттә, диңгез суы һәм нәниләр өчен називин булырга тиеш. Болардан тыш, яңа туган сабый еш кына эч авыртулардан интегә. Моңардан шулай ук берәр дару алып кую зарар итмәс. Яшь әниләрнең тагын бер алыштыргысыз ярдәмчесе - ул да булса төрле тән кызаруларыннан махсус крем һәм мазьлар.
Тагын бер әйбер онытылган икән: баланы суда коендыру өчен ромашка һәм череда үләннәре сатып алыгыз. Табиблар гадәттә яңа туган баланы кендеге төзәлгәнче, марганцовкалы суда юындырырга киңәш итә. Тик аны артык еш куллану ярамый - ул баланың тәнен бик нык корытырга сәләтле. Шуңа күрә аны шушы үләннәр белән чиратлаштырыгыз.
Менә шулар. Язып алыгыз да, кесәгезгә салып куегыз! Әгәр сезнең арсеналда алыштыргысыз тагын берәр препарат бар икән, языгыз. Өстәп куярмын.
чыганак: http://sabantuytatar.ru/bloglar/11997/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев