Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Районның иң яхшы медицина хезмәткәрләре белән танышыгыз

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2008 елдан башлап, «Ел табибы- Ак чәчәкләр» конкурсы уздырыла. Районыбыз медицина хезмәткәрләре дә әлеге бәйгеләрдә катнашып зур җиңүләр яулады.

2016 елда бу мәртәбәле конкурста Татар Суыксуы табиблык амбулаториясе гомум гамәли табибәсе Әминова Наилә Рафаэль кызы «Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә лауреат, 2019 елда Актаныш район хастаханәсе гомумгамәли табибәсе Ибраһимова Рифа Саньяф кызы җиңүче булдылар. 

2020 елда Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) табиблары Чахоян Аршак Месропович, Вәлиуллин Дамир Хәмзә улы белән берлектә Актаныш үзәк хастаханәсе табиблары Разетдинов Айрат Марсель улы, Могътазиров Инсаф Азат улы «Уникаль күренеш» номинациясендә билгеләнеп үттеләр.

2022 елдагы бәйгедә районыбыздан халыкка 40 ел медицина хезмәте күрсәтүче Аккүз авылы фельдшеры Анамова Ләйсән Хәмдегали кызы «Иң яхшы медицина хезмәткәре» номинациясендә катнашып 1 урын яулап кайтты. 

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев инициативасы белән «Ак чәчәкләр» бәйгесе районда да уздырыла башлады. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде. Районкүләм медицина хезмәткәрләре көнендә районыбызның төрле тармак җитәкчеләре иң изге теләкләрен җиткереп 8 номинация җиңүчеләренә статуэтка һәм дипломнар, акчалата бүләкләрне тапшырды.

«Поликлиниканың иң яхшы урта медицина персоналы» номинациясендә поликлиника акушеркасы Эльвира Мусина, «Диагностиканың иң яхшы урта медицина персоналы» номинациясендә функциональ-диагностика шәфкать туташы Лениза Шәрәпова, «Стационарның иң яхшы урта медицина персоналы» номинациясендә Пучы участок хастаханәсе палата шәфкать туташы Гөлназ Мусина, «Иң яхшы машина йөртүче» номинациясендә Ашыгыч ярдәм бүлеге машина йөртүчесе Олег Солтанов, «Иң яхшы Ашыгыч медицина фельдшеры» номинациясендә Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Фәрзия Муллагалиева, «Иң яхшы табиб-белгеч» номинациясендә функциональ-диагностика табибәсе Регина Латыйпова , «Стационарның иң яхшы табибы» номинациясендә анестезиология һәм реаниматология бүлеге табибы, анестезиолог-реаниматологы Илдар Харисов хөрмәтләнде.

Конкурсның иң югары бүләге- «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә Такталачык табиблык амбулаториясе баш табибы Ленар Минһуҗин җиңүгә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев