Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов ак халатлы фәрештәләребезне котлады

Хөрмәтле Актаныш районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, хөрмәтле ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Медицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезнең һөнәр, югары профессиональлек, ныклы белем, тәҗрибә, фидакарьлек һәм, һичшиксез, үз һөнәреңә мәхәббәт таләп итә. Көндәлек авыр хезмәт белән сез безгә бирелгән иң зур кыйммәтләрне — тормыш һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итәсез. Нинди генә авыр чорлар булмасын, тырыш хезмәтегез белән сез югары җаваплылык, шәфкатьлелек һәм игелек күрсәтеп ярдәмгә киләсез. Бу көнне аеруча, озак еллар сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызга рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең күпьеллык тәҗрибәгез яшь белгечләр өчен үрнәк. Барлык Актаныш районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән сәламәтлегебез турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәм, сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга иминлек, җан тынычлыгы, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм иминлек телим! Пациентларыгызның шат елмаю һәм рәхмәтле йөзләре сезнең өчен иң зур бүләк булсын! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев