Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Район үзәк хастаханәсендә диспансеризация туктатылган, сәбәбе- коронавирус белән авыручылар арта

Бу хакта 25 форма-киңәшмәдә район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев җиткерде.


           2 февральдән республикада, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә диспансерлаштыру туктатып торыла. Коронавирус инфекциясенә бәйле хәлләрнең кискенләшүенә бәйле бу. Документтан күренгәнчә, профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация дә әлегә туктатыла.
            Шул ук вакытта башкаларга куркыныч тудырган социаль әһәмиятле чирләрдән интегүчеләргә табиб ярдәме күрсәтеләчәк. Моннан тыш хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм дәвалауны кичектереп булмый торган кешеләр өчен планлы тикшерүләр кала. Йөкле хатын-кызларга мондый ярдәм дистанцион рәвештә күрсәтелә.

             Әмма боерыкта хезмәткәрләргә медицина тикшерүләре уздыруны туктатып тору күздә тотылмый. Аларга диспансеризация үткәрү кала. Күчмә медицина комплекслары эше, тиешле учреждениеләргә урнаштырылган ятимнәр һәм тормышта авыр хәлләрдә калган балаларга диспансеризация уздыру да вакытлыча кичектерелә.

Реклама

           Хәлләр яхшырганнан соң гына чикләү чаралары алыначак. Әлегә бөтен көчне хәтәр чиргә каршы көрәшүгә юнәлтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев