Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Рөстәм Миңнеханов Казанда балалар сырхауханәсендә капиталь ремонт нәтиҗәләрен тикшерде

Казанның баш педиатры сүзләренчә, 2 нче балалар сырхауханәсе башкалада соңгы 5 елда балалар үлеме булмаган бердәнбер сырхауханә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 2 нче шәһәр балалар сырхауханәсендә булды. Биредә капиталь ремонттан соң, җиһазлар да яңартылган, шартлары да нәни пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен уңайландырылган. Рөстәм Миңнеханов сырхауханә белән танышуын...

Казанның баш педиатры сүзләренчә, 2 нче балалар сырхауханәсе башкалада соңгы 5 елда балалар үлеме булмаган бердәнбер сырхауханә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 2 нче шәһәр балалар сырхауханәсендә булды. Биредә капиталь ремонттан соң, җиһазлар да яңартылган, шартлары да нәни пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен уңайландырылган.
Рөстәм Миңнеханов сырхауханә белән танышуын беренче каттан башлап, биредә холлны, мәгълүмат зонасын карады. Алга таба педиатрия бүлегенә узды. Сырхауханәнең баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары Александра Любомудрова журналистларга әйткәнчә, Президентка педиатр кабинеты ничек җиһазланганын, пациентларны кабул итү ничек оештырылганын күрсәткәннәр. Пациентларның чираты ничек куелуы турында сөйләгәннәр. Реабилитация бүлегендә физиотерапия кабинеты, дәвалау гимнастикасы, массаж кабинетлары белән таныштырганнар. "Президентны сырхауханәгә нинди яңа җиһазлар кайтарылганы кызыксындырды", - дип белдерде Александра Любомудрова.
Казан шәһәренең баш педиатры Гөлсинә Хуҗиева капиталь ремонттан соң сырхауханәдә шартлар бик яхшыруын билгеләп үтте. "Сырхауханә бик үзгәрде, пациентлар һәм хезмәткәрләр өчен дә шартлар уңайлыланды. Дәвалау өчен, өстәмә кабинетлар булдыруга ирештек. Элек педиатрлар бер кабинетта өчәр смена кабул итсә, хәзер ике смена эшли. Регистратура бик үзгәрде, карталар хәзер картасаклагычта тотыла. Мәгълүмат зонасы бар, бу бик уңайлы. Язылу өчен инфоматлар бар. Интернеты булмаган кешеләр табибка регистратура аша да языла ала. Авырту балалар белән килүчеләр өчен аерым ишек, сәламәт балалар өчен керү юлы аерым, диспансер күзәтүендәге кешеләр өчен бөтенләй аерым ишек каралган. Мондый бүленеш балаларның бер-берсе белән контактына чик куя һәм инфекциянең бер баладан икенче балага күчү ихтималлын киметә", - дип белдерде Гөлсинә Хуҗиева.
Казанның баш педиатры сүзләренчә, бу сырхауханә соңгы 5 елда балалар үлеме булмаган бердәнбер сырхауханә. "Мин аны шәһәрнең үрнәк сырхауханәсе дип атар идем", - диде ул. Гөлсинә Хуҗиева капиталь ремонт программасына Казандагы барлык 10 сырхауханә, филиалларын санап, 20 бина кертелгәнен хәбәр итте.
Александра Любомудрова сырхауханәдә рентгенология кабинеты тулысынча җиһазланганын, заманча УЗИ диагностика аппаратурасы кайтарылганын әйтте. "Бу балалар өчен барлык тикшеренүләрне үткәрергә мөмкинлек бирә. Цифрлы аппаратлар пациентка нур йөкләнешен дә киметә. Ата-аналарга да мәшәкатьләр бермә-бер кимеде. Рентген ясый торган яңа җиһазларның балаларны теркәп куя торган җайланмалары бар. Бу балаларда снимокларны дөрес итеп ясарга мөмкинлек бирә. Ә элек без баланы тотып тору өчен ата-ананың икесен дә чакыра идек. Иске җиһаз белән чагыштырганда, аермасы бик зур", - диде баш табиб урынбасары.
Аның сүзләренә караганда, сырхауханәгә соңгы өч елда грант программасы буенча өч белгеч кабул ителгән. Александра Любомудрова участок педиатрлары белән тәэминат 100 процент дәрәҗәсендә булуын әйтте.
2 нче балалар сырхауханәсе Вахитов районында һәм Совет районының бер өлешендә яшәүче 17 098 кешегә хезмәт күрсәтә. 28 балалар бакчасы, 20 мәктәп шушы сырхауханәгә карый. Сырхауханәдә 16 участок педиатр бригадасы эшли. Бер педиатр участогына уртача 1068 бала керә, бу нормативтан 33,5 процентка артык.
Ремонт нәтиҗәсендә, клиник-биохимия лабораториясе, ФГДС кабинеты үзгәртеп корылган, бинаның түбәсе алмаштырылган, инженер-техник тәэминат челтәренә ремонт ясалган, картасаклагыч булдырылган. Ата-аналарга балалары белән көтеп утырып тору өчен киң коридорлар, уен зоналары бар. Балаларны төрү, киендерү, ашату өчен шартлар тудырылган. Объектта барлык шушы эшләргә 155 млн сум акча сарыф ителгән, шул исәптән гомумтөзелеш эшләренә - 129,8 млн сум, җиһаз сатып алуга 14,4 млн сум, медицина җиһазлары белән тәэминатка 10,8 млн сум акча тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев