Актаныш

САК БУЛ: Африка чумасы янәшәдә генә

Дуңгызларда африка чумасы авыруы ел башыннан Россиянең Брянск, Владимир, Волгоград, Мәскәү, Саратов, Пенза өлкәләре, Кабардино-Балкария, Кырым, Чувашия республикалары - Рәсәйнең барысы 25 субъектында 257 очрак теркәләгән. Бу чир безнең Татарстанга да килеп җиткән. Нурлат районы һәм аның белән чиктәш булган Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чирмешән, Чистай районнарында шул...

Дуңгызларда африка чумасы авыруы ел башыннан Россиянең Брянск, Владимир, Волгоград, Мәскәү, Саратов, Пенза өлкәләре, Кабардино-Балкария, Кырым, Чувашия республикалары - Рәсәйнең барысы 25 субъектында 257 очрак теркәләгән.

Бу чир безнең Татарстанга да килеп җиткән. Нурлат районы һәм аның белән чиктәш булган Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чирмешән, Чистай районнарында шул сәбәпле ТР Президенты Указы белән карантин игълан ителде. Югары дәрәҗәдә йогышлы бу чир таралмасын өчен Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе дуңгыз асраучы шәхси хуҗалык һәм шул төр буенча махсуслашкан хуҗалык җитәкчеләренә тиешле таләпләр һәм кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сорый.

Хайваннарның чирләп китүенә шик туган очракта, 3-28-91, 3-28-19 телефоннары аша кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә; профилактика мәсьәләсендә сораулар булса, 8(8552)71-25-35, 8(843)278-93-53 телефоны аша Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең Татарстан республикасы буенча дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: