Актаныш

Сак бул: котыру авыруы

Соңгы елларда һава торышы нык үзгәрде. Ул көйсез баланы хәтерләтә сыман. Инде рәхәтләнеп җәйне дә күргән юк дияргә була. Һава торышы белән бергә хайваннар дөньясы да үзгәреш кичерә сыман. Без кечкенә вакытларда төлкеләрне күргән дә юк иде. Хәзер алар курыкмыйча авыл араларында йөриләр, каршыга очрагач та курыкмыйлар. Котыру авыруы дигәне...

Соңгы елларда һава торышы нык үзгәрде. Ул көйсез баланы хәтерләтә сыман. Инде рәхәтләнеп җәйне дә күргән юк дияргә була. Һава торышы белән бергә хайваннар дөньясы да үзгәреш кичерә сыман. Без кечкенә вакытларда төлкеләрне күргән дә юк иде. Хәзер алар курыкмыйча авыл араларында йөриләр, каршыга очрагач та курыкмыйлар. Котыру авыруы дигәне дә еш ишетелә башлады.
Котыру авыруы - гидрофобия, халык телендә судан курку дип атала. Ул нерв системасына зыян сала торган кискен йогышлы авыру. Әлеге авыру, аңа каршы көрәш һәм профилактика чаралары хакында халыкка ныграк аңлату максатыннан, мөхәррият бинасында түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрдек. Анда Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табиб урынбасары Луиза Хафизова, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов, район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте җитәкчесе Марс Гардисламов катнаштылар. Сөйләшүне Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов алып барды.
- Белгәнебезчә, районда эпидемиологик хәл кискенләшә. Котыру авыруы буенча бүгенге көндә ситуация ни дәрәҗәдә? Фактлар ни сөйли?
Луиза Хафизова:
- Узган ел белән чагыштырганда, котыру авыруы буенча хәл чынлап та кискенләшә. Узган елның җиде аенда 119 кеше антирабик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булса, быелның җиде аенда 128 кеше мөрәҗәгать итте. Шулар арасында билгеле эт тешләү очрагы - 33, билгеле мәче тешләү очрагы - 22, билгеле авыл хуҗалыгы хайваннары тешләү очрагы - 17, читтә йөргән эт-мәчеләр тешләү очрагы - 12, кыргый төлке һәм карчыга тешләү очрагы - 2. Соңгы вакытларда төлкеләрнең ихата-кураларга керү, хуҗалык территориясендә, авылларда йөрү очраклары күбәйде. Быелның җиде аенда 42 кеше шушы очрак белән бәйләнештә булып, антирабик вакцинация ала. Бу, бигрәк тә, Чат, Иске Сәфәр, Кәзкәй, Мәсәде, Иске Кормаш, Түке, Татар Ямалысы, Куян, Уразай, Татар Суыксуы авылларында күзәтелде. Узган ел исә ул алты гына авылда булган, һәм бәйләнештә булган 14 кеше котыру авыруына каршы вакцинация алган иде. Бу Иске Сәфәр, Кәзкәй, Такталачык, Теләкәй, Куян авыллары һәм Актанышның 57нче бистәсеннән иде. Эпидемиологик хәлнең кискенләшүе, быел котыру авыруының ике очрагы лаборатор юл белән ачыклануда да күренә. Бу Актаныш һәм Татар Ямалысы авылында булды. Узган ел мондый очрак берәү генә иде.
- Котыру авыруының беренче билгеләре нинди? Хайван белән бәйләнешкә кергән очракта иң элек нишләргә кирәк?
Рөстәм Могътазиров:
- Әгәр кешене йорт хайваннары яки кыргый җәнлекләр тешли икән, кичекмәстән, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Антирабик ярдәмне хирурглар күрсәтә. Кешене нинди җәнлек тешләгәненә карап, дәвалау билгелибез. Иң беренчесе - котыру авыруына каршы вакцина бирәбез. Ә тешләгән хайван турында мәгълүматны ветеринария участогы белгечләренә хәбәр итәбез. Алар тиешле чарасын күрәләр. Котыру авыруы - бик куркыныч, вируслы авыру. Аның чыганагы булып, төлкеләр, бүреләр, шакаллар санала. Алар инфекцияне контакт нигезендә башка хайваннарга күчерәләр. Хайваннардан кешеләргә дә йогарга мөмкин. Чир, нигездә, авыру хайванның селәгәе аша йога. Аеруча битне, кул бармакларын тешләү куркыныч. Песи, эт, яисә кыргый җәнлек тешләгән очракта иң элек тиз арада яраны су белән яхшылап юарга кирәк. Болай иткәндә хайванның селәгәе юып төшерелә. Селәгәй белән бергә вирус та юыла, зарарлану куркынычы кими. Әгәр дә котыру авыруы вирусы кереп, ул кешегә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, аның ахыры аяныч тәмамланырга ихтимал. Котыру авыруының яшерен чоры берничә атнадан берничә айга тикле сузылырга мөмкин. Әгәр кеше котыру авыруы белән авырый икән, вирус үзәк нерв системасын зарарлый, кешедә курку хисе барлыкка килә, ул судан, яктылыктан курка. Кеше параличланырга мөмкин. Бәхетебезгә, әле котыру авыруы белән чирләүче кеше теркәлмәгән. Әйткәнемчә, әлеге чирне эләктергән кеше савыкмый. Шуны онытмау зарур. Котыру авыруына каршы төрле профилактик чаралар үткәрү мөһим.
- Сүз дә юк, кеше сәламәтлеге беренче урында. Ләкин авылда яшәүчеләр өчен терлекләре дә бик кадерле. Йорт хайваннары өчен әлеге авыру ни дәрәҗәдә куркыныч?
Илгиз Ялалов:
- Чыннан да, котыру авыруы авыл хуҗалыгы терлекләрен дә зарарларга мөмкин. Терлекләребезне әлеге авырудан саклауның беренче чарасы булып вакцинация һәм үзебезнең саклык чараларыны күрү тора. Авыруны таратуда этләр, песиләр, төлкеләр зур роль уйный. Шуның өчен дә ихаталарга, фермаларга төлкеләр кермәслек итеп эш оештыру сорала. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел гыйнвар аеннан июль аена кадәрге чорда республикадагы 38 торак пунктта 240 котыру авыруы теркәлгән. Котыру авырулы терлекләр булган аерым территорияләрдә карантин кертүнең Президент Указы нигезендә хәл ителүе үк күп нәрсәне сөйли. Әйтик, Республика Лидерының шушы авыруга бәйле 307 санлы Указында (22.03.2015 ел) күрсәтелгән карантин кертелгән территорияләр исемлегендә безнең районның Татар Ямалы авылының Ленин урамы да бар.
- Карантин булган очракта ниләр эшләргә ярамый?
- Карантин вәзгыятькә карап, урамлап, хәтта йортлап та кертелергә мөмкин. Карантин кертелгән территорияләрдә йорт хайваннарын сату, аларны әлеге биләмәдән читкә чыгару, котыру авырулы яисә авыру дигән шик тудыра торган хайваннарны иткә сую, сыерларның сөтен сату, ризыкка куллану һәм хайваннарга ашату, клиник сәламәт терлекләрнең дезинфекцияләнмәгән йонын, тиресен әлеге территориядән чыгару тыела. Карантин терлекләрнең котыру авыруы белән чирләвенең соңгы очрагы көненнән алып, ике айга кадәр дәвам итә.
- Хайваннарда чир ничек башлана?
- Этләрдә, песиләрдә чирнең ике төрле башлануы ихтимал: бер очракта алар тын гына булалар, хәлсез кыяфәт белән, башын аска иеп йөри, ачык авызыннан селәгәе агып тора; икенче очракта хайван, киресенчә, артык активлаша, бер сәбәпсезгә нинди булса да предметларга, кешегә, хәтта хуҗасына да ташлана. Этләрдә дә шундый халәт күзәтелә, моңа котыру авыруы сәбәп булганда, аны паралич суга, яисә үлә. Хайваннарда инкубация чоры 1-2 ай, сирәк очракларда 6 айга кадәр дәвам итә. Инкубация чоры хайванның яшенә (яшь хайваннарда кыскарак), тешләгән урынга, аның зурлыгына һәм тирәнлегенә бәйле.
Безнең оешманың максаты - авылда булган барлык этләргә һәм песиләргә котыру авыруына каршы вакцина ясап чыгу. Башка елларда без аны октябрь, ноябрь, декабрь айларында ясаган булсак, быел август, сентябрь аенда эшләргә дип планлаштырабыз. Вакциналар җитә. Шулай ук, көтүдә йөрүче мөгезле эре терлеккә дә котыру авыруына каршы вакцина эшләүне планлаштырабыз.
- Соңгы елларда районда төлкеләрнең күпләп артуы күзәтелә. Аларны юк итү буенча аучылар җәмгыятендә ниләр эшләнә?
Марс Гардисламов:
- Безнең бу иң проблемалы мәсьәләләрнең берсе. Котыру авыруы хакында сөйли башлаганга ун еллап бардыр. Мәсьәләне уңай хәл итү йөзеннән, ветеринария белгечләре белән басу-кырларга, урманнарга котыру авыруына каршы вакцина тараттык. Ризык эченә яшерелгән әлеге капсуланы кыргый җәнлек ашагач, әлеге авыруга каршы аның организмында иммунитет барлыкка килә. Ләкин соңгы ике елда финанс чыгымнарына бәйле рәвештә ул таратылмады. Дөрестән дә, районда төлкеләр саны артты. Ул сунарчылык җәнлеге буларак кызыксындырмый. Тиресен дә җыючы юк. 8 айда гына да 179 баш төлке атылды. Быел районда расланган 2 котыру очрагы да төлке белән бәйле. Кыш айларында алган саннарга карасак, безнең җирлектә 450ләп төлке бар. Аларның яртысы гына да ана булса, һәм һәрберсе 4-5 бала чыгарса да, саллы гына сан килеп чыга. Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте районда булган барлык төлкеләрне атып бетерүне максат итеп куймый. Безнең бурыч - районда булган кыргый җәнлекләрнең тыгызлыгын саклап тору. Төлкеләрнең күпләп торак пунктларга килүе хуҗалыклар саламны басуларда калдырмый башлагач башланды. Аларга ашарга ризык бетте. Аның өстенә, җирлектә дала төлкесе - корсаклар арта. Аларны кулга ияләштерелгән дияргә дә була. Шуңа да кешеләрдән курыкмыйлар. Тавык-чебиләргә күпләп һөҗүм итәләр. Без төлкеләрнең кайсы участокларда күпләп үрчегәнен беләбез. Кышка таба махсус аучылар бригадалары белән, ау кагыйдәләрен бозмыйча, аларны атуны оештырачакбыз.
- Ихатага төлке кергән очракта нишләргә? Менә төлке кергән дә, хуҗасы аны сәнәк белән кадап үтергән, дигәнне дә ишетергә туры килә. Алай эшләргә ярыймы?
- Әгәр ихатага төлке керә икән, кичекмәстән авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар ветеринария хезмәткәрләренә, аучыларга хәбәр итәләр. Махсус кагыйдәләр нигезендә без төлкене юк итәбез.
Илгиз Ялалаов:
- Үлгән җәнлеккә һич кенә дә кул белән кагылырга ярамый. Аның үләксәсен котыру авыруы бармы юкмы икәнлеген белү өчен Казанга җибәрәбез. Үз белдегең белән җәнлекне үтерергә тырышу да ялгыш адым.
Луиза Хафизова:
- Төлке ихатага керә икән, иң беренче эт зыян күрә. Әгәр аңа котыру авыруына каршы вакцина эшләнгән икән, авыру эләкмәскә мөмкин. Ләкин кеше, этенә ашарга биргәндә, савыт кырыена буялган селәгәй аша авыру кешегә йогарга ихтимал. Шуның өчен дә кеше, мин ул җәнлеккә тимәдем дип, тынычланырга тиеш түгел. Аеруча балаларның сәламәтлеген кайгырту зарур. Алар урамнарда йөргән эт-мәчеләр белән уйнарга ярата. Балаларыгызны иясез, билгесез җәнлекләр белән аралашудан тыегыз, яхшылап аңлатыгыз.
- Бәхетсезлек һәм чир сорап килми. Барыбыз да әлеге авыруга җиңел күзлектән карамыйча, үзебезнең һәм якыннарыбызның, терлекләребезнең сәламәтлеген кайгыртып яшәсәк иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: