Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

САК БУЛЫГЫЗ: африка чумасы авыруы баш калкыта

Соңгы вакытларда массакүләм мәгълүмат чаралары Россия төбәкләрендә дуңгызларда африка чумасы авыруы баш калкытуы турында чаң суга. Ел башыннан Брянск, Владимир, Волгоград, Мәскәү, Саратов, Пенза өлкәләре, Кабарда-Балкар, Кырым, Чувашия республикалары - Рәсәйнең барысы 21 субъектында 168 шундый очрак теркәлгән. 17 август көнне исә Татарстанның Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан нибары 100 чакрым...

Соңгы вакытларда массакүләм мәгълүмат чаралары Россия төбәкләрендә дуңгызларда африка чумасы авыруы баш калкытуы турында чаң суга.
Ел башыннан Брянск, Владимир, Волгоград, Мәскәү, Саратов, Пенза өлкәләре, Кабарда-Балкар, Кырым, Чувашия республикалары - Рәсәйнең барысы 21 субъектында 168 шундый очрак теркәлгән. 17 август көнне исә Татарстанның Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан нибары 100 чакрым ераклыкта булган, Чувашиянең Порецк районы Напольное авылында крестьян-фермер хуҗалыгында шушы чирне йоктырган дуңгыз ачыкланган. Димәк, африка чумасының Татарстанга килеп җитү куркынычы зур. Югары дәрәҗәдә йогышлы бу чир таралмасын өчен, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыклар һәм шул төр буенча махсуслашкан хуҗалыклар җитәкчеләренең тиешле таләпләр һәм кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сорый.
Хайваннарның чирләп китүенә шик туган очракта, 3-28-91, 3-28-19 телефоннары аша кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә; профилактика мәсьәләсендә сораулар булса, (843)277-69-57 телефоны аша Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең Татарстан республикасы буенча дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев