Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сак булыгыз: талпан ауга чыга

Көннәр җылытуга, урман-кырларда бар тереклек уяна. Табигать яшәрү белән кайбер сезонлы авырулар да баш калкыта. Талпан энцефалиты- талпаннар китереп чыгара торган авыру. Узган ел безнең районда да, талпан кадалып, 56 кеше табибка мөрәҗәгать иткән, шуларның 13е балалар. Җирлектәге урманнардан былтыр 50дән артык талпан җыеп, Казанга вирусология лабораториясенә җибәрдек, һәм шушы...

Көннәр җылытуга, урман-кырларда бар тереклек уяна. Табигать яшәрү белән кайбер сезонлы авырулар да баш калкыта. Талпан энцефалиты- талпаннар китереп чыгара торган авыру. Узган ел безнең районда да, талпан кадалып, 56 кеше табибка мөрәҗәгать иткән, шуларның 13е балалар. Җирлектәге урманнардан былтыр 50дән артык талпан җыеп, Казанга вирусология лабораториясенә җибәрдек, һәм шушы талпаннарның берничәсе энцефалит вируслы булып чыкты.
Талпан энцефалиты - нерв системасын зарарлаучы, талпаннар аша күчә торган авыру. Талпаннарның активлашуы апрель уртасы- май башларына туры килә. Урман бетләре җирдән күтәреләләр һәм кыска 1 метрдан артмаган куаклардан кешегә ташланалар. Чирнең яшерен чоры 7-14 көн дәвам итә. Кинәт кенә баш авырту, өшү, t 38-390Ска күтәрелү, күңел болгану, косу белән башланып китә. Вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсәң, муен, кул-аяк мускуллары параличланырга ихтимал.
Саклану максатында урманда эшләүчеләр, умартачылар, көтүчеләр, балалар лагеренда эшләүчеләргә профилактик прививкалар ясала. Прививка ясатмаган кешегә, талпан кадалган очракта, иммуноглобулин ясатырга була. Урманнарга чыкканда тәннең ачык урыннарын калдырмыйча киенеп чыгарга, талпаннарга каршы чыгарылган махсус препаратлар сөртергә кирәк.
Урманнан чыккач, бер-береңнең тәнен җентекләп карарга, әгәр дә инде талпан кадалган икән - аны тартып чыгарып, урынын йод белән эшкәртергә кирәк.
Алып булмаса яки башы өзелеп калса, кичекмәстән медицина хезмәтенә мөрәҗәгать итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев