Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Саклык чараларын күрү кирәк: Коронавирусның көчәюе көтелә (фото, видео)

         Коронавирус авыруының артуы әлегә Актанышта күзәтелми, әмма республика күрсәткечләре сагаерга, авыруга каршы чаралар күрергә кирәклеген искәртә.  

          Коронавирус авыруы башланган соң,  2020 елдан алып районда 948 авыруда бу инфекция расланды. Хастаханәдә теркәлгән саннарга күз салсак, пневмония белән авыручылар, коронавируска шик булганнар1560 кеше исәпләнә. 


             Коронавирус авыруы быелгы җәй айларында кимеде. Әмма табиблар сентябрь аена коронавирус авыруының көчәюен фаразлый.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Анжелика Хөсәенова коронавируска каршы иң мөһим чара -вакцинация булуын әйтте. Бүген поликлиникада коронавируска каршы вакцинация дәвам итә.

Прививка кабинетында "Гам-ковид-вак" препараты бар

, ә күпчелек кадата торган "Спутник- лайт", "КовиВак" вакциналары әлегә юк. 


                 

Реклама

                 Анжелика Эдуард кызы атнаның дүшәмбе көнендә хастаханәгә килүчеләрнең артуын, температура, хәлсезлек булганда, фильтр-бокста тикшерелү үткәрелүен белдерде.

                  Прививка кабинеты шәфкать туташы Расиха Хөснуллина риск төркеменә керүче райондашларыбызны вакцинация узарга чакырып кала.  

 

                  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X