Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

«Сәламәтлек» милли проекты кысаларында Актаныш үзәк хастаханәсенә мобиль рентген һәм УЗИ аппаратурасы кайтты

Россия Федерациясендә эшләп килүче «Сәламәтлек» милли проектының йогынтысы районыбызга искиткеч зур. Проект ярдәмендә сәламәтлек саклау оешмаларының материаль-техник базасы елдан -ел байый.

2021 елда район үзәк хастаханәсенә компьютер томографы кайтарылды. Компьютер томографы авыруларга диагноз куюда зур ярдәм. 2022 елда томограф аша 1873 кеше тикшерелгән. 2023 елның шушы чорына исә бу сан шактыйга арткан- быел 1900 дән артык кешегә районыбыздан чыкмыйча гына диагностика үткәрелгән. 

2022 елда милли проект кысаларында өр-яңа заманча маммограф аппараты эшли башлады. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев әлеге аппаратура диспансеризация вакытында хатын-кызларыбызны тикшерү өчен иң кирәкле җиһаз, ди. Күкрәк бизе белән бәйле барлык тайпылышларны вакытында ачыклап, дөрес диагноз куела, авыруга тиз арада дәвалау билгеләнә. Кемнеңдер иң кадерле кешесе мәкерле чиргә бирешмичә тулысынча дәвалана, гомере озая. Маммограф аппаратурасы белән 2500 дән артык гүзәл затыбыз тикшерелгән.

Диагностика җиһазларының барысы да халык сәламәтлеген кайгырту, кеше гомерен озайтуга хезмәт итә. 2023 елда да район үзәк хастаханәсе милли проект программасыннан төшеп калмады. «Сәламәтлек» федераль программасы кысаларында мобиль рентген һәм мобиль УЗИ җиһазлары алып кайтып урнаштырылды. Табибларыбыз әлеге җиһазларда уңышлы эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев