Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сальмонеллез авыруы хакында

Сальмонеллез - кеше һәм хайваннар өчен уртак булган киң таралган авыруларның берсе, аны сальмонеллалар китереп чыгара. Безнең республикада гына да елның 5 аенда сальмонеллез авыруының 265 очрагы теркәлде, бу күрсәткеч 100 000 кешегә 6,9 туры килә. Әлеге авыру хакында баш санитар табибы урынбасары Луиза Хафизова аңлатты. - Авыруның төп чыганагы...

Сальмонеллез - кеше һәм хайваннар өчен уртак булган киң таралган авыруларның берсе, аны сальмонеллалар китереп чыгара. Безнең республикада гына да елның 5 аенда сальмонеллез авыруының 265 очрагы теркәлде, бу күрсәткеч 100 000 кешегә 6,9 туры килә. Әлеге авыру хакында баш санитар табибы урынбасары Луиза Хафизова аңлатты.
- Авыруның төп чыганагы булып авыру терлекләр, авыру кеше тора. Шулай ук бу авыруны йөртүче кеше дә авыру китереп чыгарырга бик ихтимал.
- Чир нинди юллар белән йога?
- Ризык аша: тиешенчә эшкәртелмәгән йомырка, йомырка продуктлары, сөт, сөт продуктлары, кош ите аеруча зур роль уйнарга мөмкин. Икенче йогу юлы - су аша, ачык сулык, яки суүткәргеч системасында авария булган очракта кайнамаган су куллану. Сальмонеллалар туңдыруны, киптерүне бик яхшы кичерәләр, сулыкларда 5 айга кадәр сакланалар, сөт һәм ит продуктларында күпләп үрчергә дә бик мөмкин, тозлауга, ыслауга, маринадка бик бирешми. Кайнаткан очракта бик тиз таркала.
Сальмонеллалар ашказаны аша үтеп, нечкә эчәкнең лайлалы тышчасына ябышалар. Һәм үз эшчәнлекләре нәтиҗәсендә токсиннар бүлеп чыгара башлыйлар.
- Үзеңне һәм якыннарыңны сальмонеллез авыруыннан саклар өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
- Сату урыны көйләнмәгән җирдән азык-төлек, юл буйларыннан карбыз, кавын алмаска, бигрәк тә кисеп, яки тышчасы сыдырылган, яки ярылганны сату куркыныч; ит һәм ит продуктларын тиешенчә пешереп бетереп куллану зарур. Шулай ук чи ризык белән пешкән яки әзер ризыкның бергә булуы бик куркыныч, кибетләрдә бер суыткычта туңдырма, ак май һ.б. белән чи кәтлит, яки пилмән, тавык түшкәсе бергә саклану микроблар белән зарарлану куркынычын арттыра. Шуңа күрә, чи, пешкән әзер ризык өчен, бигрәк тә чи кош ите, пешкән кош ите өчен аерым турау тактасы, пычагы булдыру һәм аерым куллану бик кирәк; тиз бозыла торган ризыклар саклану вакыты эчендә суыткычларда гына сакланырга тиешлеген һәм шулай саклауны тәэмин итүне беркем дә онытмасын иде (бигрәк тә пешкан ит ризыкларын бүлмә температурасында, туры кояш нурлары астында суыткычсыз саклау аеруча куркыныч); кызу һава шартларында тиз бозыла торган ризыкларны - сөт, сөт продуктларын, ит ризыкларын, бигрәк тә иттән эшләнгән камыр ризыкларын теләсә кемнән, урамнардан сатып алмаска икәнлеге балаларга да тиешенчә аңлатылсын иде. Йомырка сатып алганда тышы пычрак, яки тышы чатнаган йомырка сатып алмаска, йомырканы бары суыткычларда аерым урында сакларга, аларны 10 көн эчендә кулланырга кирәклеген онытмагыз, чөнки шул 10 көн эчендә йомырка өслегендәге лизоцим диган биологик агент микробның эчкә үтеп керүен тоткарлый, кулланыр алдыннан йомырканы агып торган суда ныгытып юу авыруны булдырмаска мөмкин. Стерильләштерелмәгән савытка тутырылган сөтне, бигрәк тә савыттан агызып алган сөтне бары тик кайнатып кулланырга; ашар алдыннан яшелчә, җиләк-җимешне агып торган суда яхшы итеп юарга; ашар алдыннан кулларны ныгытып сабынлап юарга; ачык сулыклардан эчәр өчен су кулланмаска, су кергәндә ялгыш та су йотмаска икәнлеген берәү дә исеннән чыгармасын иде.
- Нинди билгеләр күзәтелгәндә әлеге авыру йоккан булу ихтималы бар дип сагаерга кирәк?
- Эч китү, эч авырту күзәтелә, организмда интоксикация (агулану) башлана. Эч киткәндә, косасы килгән вакытта, үз белдегең белән дару кулланып, гаиләңә, кунакларга ризык әзерләргә бөтенләй ярамаганлыгын беркем да онытмасын иде. Авыру билгеләре булу белән кичекмичә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, аның күрсәтмәләрен төгәл үтәгән вакытта гына, дәвалау авыруның хроник формага әйләнүен яки авыру йөртүче булып калу куркынычын күпкә киметә. Клиник билгеләре булмыйча кешенең тизәгендә эчәк авыруының ярсыткычлары калырга, ул әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырырга бик мөмкин. Шуңа күрә дә балалар учреждениесенә, сәүдә оешмасына, ашханәгә эшкә урнашкан вакытта һәм эш барышында һәрбер кешенең медицина күзәтүе үтәргә тиешлеге - закон нигезендә куелган таләп.
Һәрбер кеше, үзенең сәламәтлегенә битараф булмыйча, элементар кагыйдәләрне үтәсә, авыру йоктыру куркынычы күпкә кимер иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев