Актаныш

Шәфкать

Бу язмам – авылыбызның Шәфкать туташы – Гөлсинә Хафизованың бәяләп бетергесез хезмәт юлы турында.

Безнең Гөлсинәбез ямьле Ык буеннан ерак булмаган Адай авылында туып үскән. Шунда мәктәп тәмамлаган. Аннан соң, аның мәрхәмәтле күңеле Минзәлә шәһәрендәге шәфкать туташлары әзерли торган белем учагына тартыла, һәм бу тырыш, үз дигәненә ирешә торган кыз 1/IV-1977 елда бу уку йортын яхшы билгеләргә генә тәмамлый.
Ул чорларда белегчләрне авылларга югары җитәкчелек билгели һәм менә ул шул ук елны табигатьнең иң гүзәл почмагы – Татар Ямалы авылына килеп эшкә урнаша. Ул җиң сызганып күңеленә җылылык, нур бирә торган хезмәтенә тотына. Авыл халкы да аның тырышлыгына сокланып туя алмый. Ә Татар Ямалы авылы ул бик тарау урнашкан. Кешеләргә, авыруларга барып җитү, аларга тиешле ярдәмне вакытында күрсәтү аерым авырлыклар тудыра. Гөлсинәбез бар авыруларны да тигез күреп, барына да өлгереп беренче ярдәмне күрсәтә, аларга якты йөзе, алган белеме белән сәламәт яшәү рәвеше өләшә. Баса алмаганнарны да, эчке органнары сизелерлек авыртса да, түзә алмаслык вакытларда да аңа бары тик аңа мөрәҗәгать итә авыл халкы. Гөлсинә тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, авырулар янына ашыга. Аларны тиешле  сәламәтлек бирә торган урыннарга – район больницасына, кирәк булса авыруның хәленә карап төрле үзәкләргә озатуны хәл итә. 
Әйе, Гөлсинә озак еллар дәвамында сәламәтлек юнәлешендә эшләп шактый тәҗрибә туплаган Шәфкать туташы. Аның район больницасы җитәкчелегендә дә дәрәҗәсе, абруе чиксез зур. Аның алган дипломнары, мактау грамоталары бихисап. Безнең ФАПның бакчасында нинди генә гөлләр үсми. Вакыт белән санашмый торган Гөлсинә барына да вакыт таба. Бакча буеннан үткән кешеләр хәйран калып, анда туктап узалар.
Тагын аның бер талантына туктап узасым килә. Алар гаиләләре белән җырга-моңга гашыйклар. Ул бик матур итеп җырлый, концертларда, оештырылган мероприятиеләрдә актив катнаша, чыгыш ясый. Ике кызы – Фирүзә белән Гөлнара да бик матур итеп җырлыйлар. Фирүзә Хафизова хәзергесе вакытта бик күп тамашачыларны үзенеке итте.
Аның шушы 40 ел хезмәт күрсәткән, ирешелгән уңышларында әлбәттә аның тормыш иптәше Рафилнең дә хезмәте аеруча зур. Ул төп хезмәтеннән соң теләсә кайсы вакытта, кайчан кирәк шунда узенең машинасы белән аны – Гөлсинәне - ярдәмгә алып чаба.
“Шәфкать” турында сөйләгәндә, аның һәр ике якны да бер күреп, якты йөзе, мул өстәле белән туганнары белән ихлас аралашуы, алар өчен зур хөрмәткә лаек апа һәм җиңги булуына туктыйсым килә. Шундый тынгысыз хезмәт – олы хезмәт башкарып та ул – Рафилнең әнисен, ягъни кайнанасын һәм үз әнисен тәрбия кылып соңгы юлга – ахирәткә - озатты.
Аларның яшәгән дөньясы да нур чәчеп тора. Төзек, тәртип. Елның нинди фасылы булса да, ул хуҗалыкта яктылык һәм нур бөркелә. Ә яз һәм җәй көннәрендә бакчада сихри матурлык , әкияттәгедәй серлелек, чисталык үзенә тартып тора.
Аның нинди генә уңай якларын санап китсәк тә, аның хезмәтенә бәя биреп бетерә алмасбыз кебек.
Шуңа күрә дә, аңа авыруларның, авыл халкының җылы сүзләре – Рәхмәте чиксез.
Тирән хөрмәт һәм ихтирам белән авыл халкы исеменнән Лиза апа Тимирова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: