ШИФАСЫ БУЛСЫН:Яхшы күрү өчен дәва
Тәмле һәм шифалы дару сезгә картайганчы күзләрегезнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәр.
100 грамм күрәгә өстенә капланырлык итеп кенә яңа кайнап чыккан суны салыгыз да, 1 сәгать дәвамында төнәтегез. Аннан күрәгәне ваклап турап, шуңа вак итеп уылган кишер һәм 1 аш кашыгы шикәр оны салып, яхшылап болгатыгыз. Бу – бер көнлек микъдар.
Әлеге тәмле дә, шифалы да катнашма белән елына ике тапкыр, берәр ай дәвамында сыйланыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев