Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Шмалленберг. Малларга янә куркыныч яный

Ауропа илләрендә терлекчелекнең киләчәгенә зыян салырлык яңа авыру ачыкланды. Аның тәүге симптомнары 2011 елның августында Германиянең Шмалленберг шәһәрендә 3 савым сыерында билгеләнде. Шул сәбәпле, моңарчы мәгълүм булмаган яңа вируска шушы җирлек атамасы бирелә. 2012 ел башында Шмалленберг авыруы Англия һәм Нидерландта да үзен сиздерә (күп очракта сарыкчылык белән шөгыльләнгән фермаларда...

Ауропа илләрендә терлекчелекнең киләчәгенә зыян салырлык яңа авыру ачыкланды. Аның тәүге симптомнары 2011 елның августында Германиянең Шмалленберг шәһәрендә 3 савым сыерында билгеләнде. Шул сәбәпле, моңарчы мәгълүм булмаган яңа вируска шушы җирлек атамасы бирелә.
2012 ел башында Шмалленберг авыруы Англия һәм Нидерландта да үзен сиздерә (күп очракта сарыкчылык белән шөгыльләнгән фермаларда ачыклана ул). Бүгенге көндә вирус Ауропаның 18 дәүләтендә билгеләнгән.
Авыру нәтиҗәсендә, вируска бирешүчән малларның яшь терлекләре тумыштан гарип булып туа: аякларның бергә кушылып үсүе, гидроцефалия, ягъни арка һәм баш миенең дөрес үсеш алмавы, сукырлык һәм башка нормадан тыш күренешләр. Билгеле, яшәргә сәләтле булмау сәбәпле, бу яшь маллар үлемгә дучар булалар.
Әлеге вирус белән маллар ике юл белән зарарланырга мөмкин дип күздә тотыла: буаз малдан карынындагы яшь терлеккә һәм канэчкеч бөҗәкләр аша. Кешеләргә нинди дә булса зыяны хакында, вирус әлегә тулысы белән өйрәнелеп бетмәү сәбәпле төгәл әйтеп булмый.
Авыруны кисәтү максатыннан Республикада Татарстан буенча "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт ветеринария хезмәте белән берлектә алдагы елларда Ауропа илләреннән кертелгән эре терлекләрне тикшерү астына алды. Алар нәрсә күрсәтер? Нәтиҗәсе әлегә билгесез, көтәсе генә кала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев