Актаныш

Сәламәт булыйм дисәң, дөрес туклан

Көннең күп өлешен мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге, иң беренче чиратта, дөрес туклануга бәйле икәнен һәркем белә. Шуңа күрә, укучыларның көндәлек туклануын дөрес оештыру бик мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлеге теманы газета битләрендә яктыртып барырга тырышабыз. Бу юлы балаларның туклануын оештырганда нинди санитар таләпләр үтәлергә тиешлеген белү ниятеннән, Татарстан Республикасының...

Көннең күп өлешен мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге, иң беренче чиратта, дөрес туклануга бәйле икәнен һәркем белә. Шуңа күрә, укучыларның көндәлек туклануын дөрес оештыру бик мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлеге теманы газета битләрендә яктыртып барырга тырышабыз. Бу юлы балаларның туклануын оештырганда нинди санитар таләпләр үтәлергә тиешлеген белү ниятеннән, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы баш санитар табибы
Луиза Хафизовага мөрәҗәгать иттек.
- Балаларның һәм яшүсмерләрнең укуга булган потенциалын үстерүдә, сәламәтлеген ныгытуда, дөрес булмаган туклану нәтиҗәсендә барлыкка килүче симерү, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин, ашкайнату системасы авырулары барлыкка килүне киметүдә, балаларның өлгерүен, культура дәрәҗәсенең үсүендә дөрес һәм рациональ туклануны оештыру мөһим роль уйный.
- Туклануны оештырганда сезнең оешма тарафыннан нинди таләпләр куела?
- Мәктәп ашханәләрендә, балалар бакчаларында туклану санитар таләпләргә, нормаларга нигезләнеп оештырылырга тиеш. Ашханәләрдә ризык әзерләү өчен шартлар тиешенчә булу таләп ителә. Тиз бозыла торган ризыкны сыйдырышлы, тиешле температура режимын тәэмин итүче суыту, технологик җайланмалар, чи, пешкән ризык өчен аерым җитәрлек турау өстәлләре, такта, пычагы, табаклары булу шарт. Кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү зарур. Кабул ителгән ашамлыкның сыйфатын раслаучы документлары булуы, эшләнгән вакыты, эшләп чыгаручының адресы, саклану температурасын үз эченә алган этикетка булу шарт. Шулай ук, ашамлыкларны дөрес, тиешле температурада һәм дымлылыкта саклау мәҗбүри.
- Меню нәрсәгә нигезләнеп төзелә?
- Мәктәпләрдә укучылар ашауны оештыручы юридик зат раслаган, Роспотребнадзор белән килешенгән, яшь үзенчәлеген, сезон вакытын исәпкә алып төзелгән меню нигезендә туклана. Бу - атнаның бер көнендә я ботка, я кайнар итле аш, я балык ризыгы була дигән сүз. Һәрбер ризык әзерләүче юридик зат ашханәдә әзерләнгән ризыкка, эшләүче пешекчеләрнең эш шартларына, аларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәвенә производство күзәтүе үткәрергә тиеш.
- Мәктәп яны бакчаларында үстерелгән җиләк-җимешкә дә аерым таләпләр куеламы?
- Әлбәттә. Санитар таләпләр буенча, үз бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә лаборатор тикшерү үткәннән соң, сыйфаты таләпләргә җавап биргән очракта, ашханәләрдә ризык әзерләү өчен кулланырга рөхсәт ителә. Ел дәвамына җитәрлек азык запасы базларда үз вакытында чистартылырга тиеш, чөнки черегән яшелчә инфекцияле иерсиния авыруын китереп чыгарырга да бик мөмкин. Беренче марттан соң базларда дөрес сакланган яшелчә бары тик пешерелеп кенә бирелергә тиеш.
Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, безнең район мәктәпләрендә 3389 бала кайнар аш белән тәэмин ителә. Бер баланы ашату өчен бюджеттан 5 сум 80 тиен акча күчерелә һәм әти-әниләрнең туклану өчен түләгән акчалары кулланыла. Моңа төрле боткалар белән аралаштырылып пешерелгән кайнар итле аш, чәй һәм ипи керә. Мәктәпләрдә, моннан тыш, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен дә ашату аерым меню нигезендә оештырыла. Район җирлегендәге кечкенә авыллардагы башлангыч сыйныф мәктәпләрендә дә шартлар тудырылып, балаларның туклануын оештыру мәҗбүри. Алар инде суыткыч, 2 камфоркалы плитә, табак-савыт, өстәл, такта, пычак белән тиешенчә тәэмин ителеп беттеләр.
- Луиза Мәхияновна, балаларның сәламәтлегендәге җитешсезлекләрне мәктәпләрдәге туклануга гына кайтарып калдыру да дөрес түгелдер, бәлки.
- Сүз дә юк. Мәктәп балаларының сәламәтлегендәге проблемалар - аларның мәктәп стенасыннан тыш булган туклану җитешсезлеге нәтиҗәсе. Бик күп балаларның өй шартларындагы туклануы диетологлар тәкъдименә җавап бирми. Аларның рационында май, шикәр, тоз күп. Крахмаллы углеводларга бай җиләк-җимеш һәм яшелчәләр бик аз кулланыла. Шулай ук, тукланганда кыздырылган, ысланган ризыклар куллану бала сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Начар балансланган диета һәм пассив яшәү рәвеше (озак вакытлар компьютер артында утыру) күп авыруларның сәбәпчесе дә инде. Симерү икенче типтагы диабет үсешенә, йөрәк-кан тамырлары, рак һәм башка авыруларга китерә. Без инде сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, әлеге мәгълүматны кулланучыларга җиткерергә омтылабыз. Ләкин моны аңлап тормышка ашыручылар бик сирәк. Өлкәннәр үз сәламәтлекләре өчен үзләре җавап бирәләр, ә балалар белән хәл башкачарак. Аларда рациональ фикерләү әлегә юк, ризыкка карата да "тәмле-шәп-кызыклы!" дигән бәя куела. Аларның яраткан тәм-томнарына ымсынуга карата дөрес караш тәрбияләргә, кайвакытта тыярга да кирәк икәнлеген ата-ана истән чыгармасын иде. Баланың гармонияле үсешендә дөрес туклануның әһәмияте бәяләп бетергесез. Һәр көнлек менюда җиләк-җимеш, яшелчәләрне күп күләмдә кертү мәҗбүриләп куелырга тиеш. Бала һәрвакыт көннең билгеле бер сәгатьләрендә туклансын өчен гаиләдә шартлар да тудыру зарури. Һәр туклану арасы 3,5- 4 сәгатьтән артырга тиеш түгел. Балаларның һәм яшүсмерләрнең туклануын оештырганда, аларның ризыкка булган ихтыяҗын тулыландырырлык итеп, яшь үзенчәлеген истә тотып, микронутриентларга, витаминнарга, минераль матдәләргә бай ризыклар белән тулыландыру баланың сәламәтлеген яхшырта гына. Шулай ук, ризыкны төрләндерү һәм дөрес пешерү аеруча зур әһәмияткә ия. Аксымга бай булган ризыклар, үсемлек майларына өстенлек бирү, шулай ук көндәлек рационда ак майның күләме 30-40гр, каймак - 5-10гр., җиңел үзләштерелә торган углеводлар (шикәр) - 20-30%, азык җепселләре тәүлеккә 15-20 грамнан ким булмаска тиеш. Мәктәп һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә туклануга йодлаштырылган ипи, ризык әзерләү өчен йодлаштырылган тоз куллану үсеп килүче организмга җитмәгән йодны тулыландыру өчен бик яхшы. Безнең район җирлегендә Актаныш икмәк комбинаты йодлаштырылган ипи белән балалар учреждениеләрен тәэмин итеп тора. Үзебезнең планлы тикшерүләр вакытында алынган мондый ипинең лаборатория нәтиҗәләре анда йодның күләме нормативларга туры килүен раслый.
Сәламәтлекләре какшаган балаларның туклануына аеруча игътибарлы булу кирәк, чөнки авыруның көчәйгән вакытында ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыру үзенчәлегенә ия булган ризык куллану бик куркыныч.
- Юлга чыгучы балаларга үзләре белән нинди ризыклар алырга рөхсәт ителә?
- Мәктәп балаларының ерак арага экскурсияга барганда юлга алынасы ризык төрләре безнең оешма белән килешенелергә тиеш. Алырга рөхсәт ителгән ризык төрләренә юылган җиләк-җимеш, төрле соклар, газсыз су, завод төргәгендәге печенье, вафли, чәй кебек ризыклар керә. Эчәк авыруларын китереп чыгармас өчен тиз бозыла торган итле, колбасалы, сөт продуктларын юлга алу рөхсәт ителми. Кулларны чиста тоту өчен шәхси юеш салфеткалар алу кирәк.
Ризыкны дөрес сакламаганда, тиешенчә эшкәртмәгәндә, пешереп бетермәгәндә, вакытында пешекче медицина күзәтүе үтмәгән очракта азыктан агуланулар, ботулизм, йогышлы эчәк авырулары: дизентерия, сальмонеллез һ.б. авырулар килеп чыгып, күпләп авырулар теркәлергә мөмкин икәнен беркем дә онытмасын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: