Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сәламәт һәм озын гомерле булыр өчен нишләргә?

Сәламәтлек саклауга кагылышлы киңәшләр күп. Ашау алдыннан кулларны юарга кирәк, сигез сәгать йокы мөһим, физик күнегүләрнең әһәмияте һәм башкалар. Ә бит күпләребез белмәгән киңәшләр дә күп. Шуларның берничәсе белән танышып үтик.

Чүгәләп утыру канны тоткарлый. Утырганда аякларның бөгелеше 90 градустан да ким булмаса тиеш. Юкса, варикоз, тромбоз һәм башка чирләр килеп чыгарга мөмкин.

Кайнар азык зарарлы. Кайнар азыкның микроблар белән көрәшүен беләбез. Ләкин ул зарарлы бактерияләр белән бергә файдалыларны да юк итә. Кеше организмының бик күп тукымалары нәфис булу сәбәпле, кайнар азыкның йогынтысы яхшыга түгел. Аеруча калкансыман биз өчен. Авыздан начар ис килүнең дә сәбәпчесе булырга мөмкин. Азыкның, эчемлекнең температурасы 45 градустан артмаска тиеш.

Ярты сәгатьтән артык кызынмаска. Кызыныр алдыннан Е витамины эчәргә кирәк.

Суны бер тапкырдан артык кайнатмагыз. Аның файдалы матдәләре бетә. Бөтенләй кайнатмыйча чиста су эчү күпкә файдалы.

Үзеңә дә “кайнарга” кирәкми. Начар кәеф иммунитетны какшата, авырулар китереп чыгара. Позитив белән яшәгез.
Үзегезгә дә, кешеләргә дә проблемалар тудырмагыз. Алар килеп туды икән, тизрәк хәл итегез. Үпкәләр-ярсулар организмның картаюын да тизләтә. Ачулы кешеләр озак яшәми.

Чикләвек ашагыз – гомерне озайта. Иң яхшысы – көн саен. Иң файдалысы – әстерхан чикләвеге. Ләкин көненә 100 граммнан артык ашасагыз, зарарлы була. Көнбагыш төше белән дә чикләнә аласыз. Ләкин аның тешләргә зарарлы икәнен онытмагыз, шуңа кабыгын куллар белән чистартыгыз.

Көн саен сабын белән юыну файдалы түгел. Шулай итеп без үзебезне саклаучы май катламын юып төшерәбез. Сабынны атнасына бер-ике тапкыр гына кулланыгыз. Башка көннәрдә су белән генә коеныгыз. Душ өчен гель тагын да яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев