Актаныш

Сәламәтлегебез сагында - ак халатлы шәфкать ияләре

Район үзәк хастаханәсендә авырулар иң күп ятып дәваланучы, мөгаен, терапия бүлегедер. Биредә ел әйләнәсе буш урыннарның булганы да юк. Кайвакытларда, хәтта авырулар коридорда да ята. Әлеге бүлеккә 30 койка-урын каралган. 2015 елда биредә 1229 кеше сәламәтлеген ныгытып чыккан. Бу 117 процент дигән сүз. Элегрәк участок хастаханәләрендә дә авыруларга ятып дәваланыр...

Район үзәк хастаханәсендә авырулар иң күп ятып дәваланучы, мөгаен, терапия бүлегедер. Биредә ел әйләнәсе буш урыннарның булганы да юк. Кайвакытларда, хәтта авырулар коридорда да ята.
Әлеге бүлеккә 30 койка-урын каралган. 2015 елда биредә 1229 кеше сәламәтлеген ныгытып чыккан. Бу 117 процент дигән сүз.
Элегрәк участок хастаханәләрендә дә авыруларга ятып дәваланыр өчен койкалар каралган булса, алар бетерелгәч, барлык авырулар да район үзәк хастаханәсенә килә. Бу, әлбәттә, күпмедер авырлыклар да тудыра. Ләкин биредә хезмәт куючы 2 табиб, 7 шәфкать туташы, 6 санитарка халык сәламәтлеген кайгырту буенча кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Биредәге медицина хезмәткәрләре барысы да тәҗрибәле, стажлары 25-35 ел тирәсендә тибрәлә.
Бүлек җитәкчесе Эркен Галиев соңгы елларда авыруларның яше өлкәнәя баруына басым ясады.
- Бирегә күбрәк йөрәк-кан тамырлары авыруы белән чирләүчеләр, өске сулыш юлларына салкын тиючеләр килә. Яз һәм көз айларында пневмония белән авыручылар күбәя. Барлык кешенең дә ятып дәваланасы килә. Тик урыннар чикле булу сәбәпле, хроник авыру белән чирләүчеләргә бераз көтеп торырга да кушабыз.
Бирегә күбрәк табиб юлламасы белән киләләр. Ләкин хәле кисәк кенә начарланганнарны ашыгыч ярдәм бүлеге аша да салалар. Урыннар булмаганда коридорга, хезмәткәрләр бүлмәсенә дә урнаштырган вакытлары була.
Авыруларны нигездә бер атна дәвалыйлар. Хәле яхшырганнарны уколларын хастаханәгә килеп алу шарты һәм авыруның үзенең ризалыгы белән бер атнадан соң өйләренә чыгаралар. Бу инде башка авыруларга да ятып дәвалану мөмкинлеген булдыру максатыннан эшләнә.
Бүлекнең икенче табибы, баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров соңгы елларда яннарында караучылары булмаган авырулар күбәйде, ди.
Андыйларның шәһәрләрдә яшәүче балалары әтиләрен яки әниләрен хастаханәгә салып, тиз генә проблемаларын хәл итеп, кире китү ягын карыйлар. Хастаханәдә булса да, әти-әнине тәрбияләргә кирәк. Ничә көн буе ятса да, яннарына беркем килмәгән авырулар бар. Безнең шәфкать туташлары, санитаркалар аларны карый, тик якыннарының да игътибары кирәк, - ди табиб.
Иң беренче чиратта кешеләр үз сәламәтлекләренә битараф булмаска тиешләр. Табиблар кушкан даруларны вакытында эчсәләр, уколларын алсалар, өзлегү очраклары да сирәгрәк була икән.
Шунысы кызганыч: соңгы елларда инсульт кичерүчеләр күбәя. Аларга вакытында ярдәм күрсәтелсә генә, гомерләрен саклап калып була. Инсульт кичерүчеләрне ныклап дәвалану өчен Чаллыга җибәрәләр.
Инсульт кичергәннән соң 6 сәгать эчендә хастаханәгә китерелгән авыруны гына Чаллы хастаханәсе үзләренә дәваларга ала. Шуның өчен дә андый кешеләрне тиз арада хастаханәгә китерү сорала. Якыннарыгызга игътибарлырак булсагыз иде, - ди Рөстәм Могътазиров.
Атна саен бер-ике кешене Чаллыга дәвалануга җибәрәләр. Араларында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Элегрәк олы яшьтәге кешеләргә игътибар юк дип зарлансалар, хәзер андый чикләүләр куелмый. Чөнки 90 яшьтәме, әллә 20дәме - кеше сәламәтлеккә, медицина ярдәме алуга хаклы. Ничә яшьтә булуына карамастан, ул кеше - кемнеңдер кадерлесе. Табиблар үзләре дә:"Бирегә килгән барлык авырулар да терелеп, үз аякларында кайтып китсәләр, иң куандырганы шул", - диләр.
Терапия бүлегендә булганда, авыруларның үзләре белән дә сөйләштек.
Гайнетдин Авзалов, 84 яшьтә:
- Мине йөрәк борчый. Хастаханәгә килеп, Эркен Галиевкә күренүгә, ул дәвалау курсы билгели. Нинди дарулар эчәргә кирәклеген әйтә. Инде үлдем дип кергән җирдән, 10 көн эчендә үз аякларымда чыгып китәм. Мин аларга бик нык рәхмәтле. Сау-сәламәт булсыннар.
Светлана Әхмәтова:
- Йөрәгемә операция ясатканнан соң, биредәге табиблар гел хәлемне белеп тордылар. Казаннан кайткач, биредә сәламәтлегемне ныгытуны дәвам итәм. Бик яхшы карыйлар. Табиблар да, шәфкать туташлары да бик әйбәтләр. Ашау да яхшы. Аларга рәхмәттән башка сүз юк.
Ризыкларны хастаханәнең үзендә әзерли башлагач, ашау, дөрестән дә, яхшырган. Һәр авыруның үзенчәлегенә карап әзерләнгән ризыклардан авырулар канәгать.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: