Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сәламәтлек сагында – яңача технологияләр

"Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә Актаныш муниципаль районы медицина учреждениеләренең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Совет эшчәнлегендә Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Шәрәфетдинов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Фәттахов, Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, районның дәвалау учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Узган 2012 ел...

"Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә Актаныш муниципаль районы медицина учреждениеләренең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Совет эшчәнлегендә Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Шәрәфетдинов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Фәттахов, Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, районның дәвалау учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
Узган 2012 ел нәтиҗәләре һәм алдагы 2013 елга бурыч-максатлар турында доклад белән баш табиб Айдар Рәфгать улы чыгыш ясады. "Альфамед" системасын кулланып, район хастаханәләре һәм ФАПларның эшчәнлеген автоматлаштыру хакында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Энгель улы, сәламәтлекне саклаудагы эшчәнлек, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту буенча оештырылган чаралар турында район башлыгы урынбасары Илфак Шамил улы чыгышлары бер-берсен тулыландырды.
Илнур Шәрәфетдинов районыбыз медицина учреждениеләре эшчәнлеген уңай яктан бәяләде - республикада күрсәткечләре буенча Актаныш районы 2010 елда - 40 нчы, 2011 елда 33 нче урында торган булса, 2012 елда 26 нчы урынга күтәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев