Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2021 елны йомгаклап: Сезгә рәхмәттән башка сүз юк!

Бүген район үзәк хастаханәсе коллективы 2021 елны йомгаклап медицина киңәшмәсе уздырды.

           Киңәшмә эшендә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, районның сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары, авыл фельдшерлары катнашты. 
           Үзәк хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев 2021 елга йомгак ясады, 2022 елга бурычлар билгеләде. 

               Районның сәламәтлек саклау оешмаларында 408 кеше хезмәт куя. Аларның 49-ы табиб, 227-есе шәфкать туташы. 2021 елда стационар шартларда 5193 кеше дәваланган. Диагнозларның статистикасы буенча 1 урында йөрәк-кан тамыры авырулары, икенче урында сулыш органнары һәм үпкә ялкынсынуы чире. Әйе,   медицина хезмәткәрләре соңгы 2 елда аеруча катлаулы шартларда эшли, коронавирус инфекциясе бу һөнәр ияләренең хезмәтен тагы да катлауландырды, бу вәзгыятьтә чыдамлык һәм югары профессионализм күрсәткән табиблар олы хөрмәткә һәм сүзләренә бик тә лаек. Чыннан да рәхмәт сүзләре ак халатлы шәфкать ияләренә бүген чыгыш ясаучыларның һәммәсе тарафыннан җиткерелде. 

          Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов  үзебезнең табибларга да, киңәшмәдә катнашучы якташыбыз Рафаэль Шәвәлиевкә дә рәхмәтен белдерде. Табибларыбыз, беренче чиратта, яхшы мөгамәлә, җылы сүз белән авыруның хәлен җиңеләйтә, яшәүгә ышаныч уята. Ә катлаулы чиргә дучар булганнарны аякка бастыруда республика хастаханәсе баш табибы Рафаэль Фирнаел улы һәрвакыт ярдәм кулы суза. 

         Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме дә район хастаханәсенә соңгы вакытта бик кирәкле һәм урынлы булды. Хастаханәгә 35 миллион сумлык төзекләндерү үткәрелде. 9 Лада-ларгус, 1 автобуска ия булдылар. 3 автомобиль фельшер-акушерлык пунктына тапшырылды. Томография аппараты куелу Covid-19 авыруын тиз арада ачыкларга һәм дөрес дәва билгеләргә нык ярдәм итте. 

         РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев "Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы белән идарә итүнең эффектив кораллары" темасына чыгыш ясап, хастаханәдә авыруларны дәвалау, риск төркемендәгеләргә тирәнтен диспансерлаштыру уздыру, медицина персоналын иминиятләштерү, яшәү озынлыгын арттыру буенча тәкъдимнәр җиткерде. 

           ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов ZOOM аша киңәшмә барышын карады һәм чыгыш ясады. Айрат Далез улы хастаханә эшчәнлеген бәяләгәндә, иң беренче чиратта, районда 2021 елда яңа туган сабыйларның үлеменә юл куелмауның олы казаныш икәнлеген әйтте. COVID-19 авыруына каршы торуда да район табиблары ныклык күрсәткән. Телемедицина проектын тагы да киңәйтү, "АкБарсмед" компаниясе белән берлектә авыруларга тиз һәм сыйфатлы медицина ярдәмен оештыру кирәклегенә аеруча басым ясады. 

        Киңәшмәдә шулай ук үзәк хастаханәнең гериатрия табибы Лилия Мөхәммәдиева "Өлкән яшьтәгеләрне озак вакытлы карау системасын оештыру" турында чыгыш ясады.

            Медсовет иң күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Аеруча тырыш хезмәт күрсәткән табиблар, шәфкать туташлары, хастаханәнең башка хезмәткәрләре мактау кәгазьләре белән хөрмәтләнделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев