Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сәламәтлек саклау министрының Актаныштагы сәфәре

Әгъбәс авылында күп модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды һәм район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясе бинасы реконструкциядән соң кабат үз ишекләрен ачты. Әлеге чараларда Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнашты. Әгъбәс авылында яңа ФАП Олы өйгә ни кирәк, кече өйгә дә шул кирәк дигәндәй, кечкенә авылларда яшәүчеләр дә...

Әгъбәс авылында күп модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды һәм район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясе бинасы реконструкциядән соң кабат үз ишекләрен ачты. Әлеге чараларда Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнашты.
Әгъбәс авылында яңа ФАП
Олы өйгә ни кирәк, кече өйгә дә шул кирәк дигәндәй, кечкенә авылларда яшәүчеләр дә барлык социаль объектларның да үзләренә хезмәт итүләрен тели. Алар өчен иң мөһиме - кибет эшләп торсын, балалар бакчасы һәм мәктәбе булсын, медпункт сәламәтлекләрен кайгыртсын. Ахыргысы инде аларга сулар һава кебек кирәк. Сер түгел, хәзер авыллар картая. Ә өлкән буын кешеләренең сәламәтлеге көнләп түгел, сәгатьләп үзгәреп тора. Авыл фельдшеры алар өчен ашыгыч ярдәм табибы да, гомум гамәли табиб та, кыскасы, бар өметләре. Бу хакта Гадел Вафин да ассызыклап үтте.
- Авылларда күпмодульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзү Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә тормышка ашырыла. Республикада шундый 300гә якын ФАП төзелде инде. Алар Азнакай шәһәрендәге "Нефтемаш" оешмасы тарафыннан эшләнә. Әгъбәс авылында да шушындый ФАП төзелү бик яхшы. Ул сезнең сәламәтлегегезне кайгыртуда ярдәм итсен. Бирегә профилактика өчен генә килергә язсын, берегез дә авырмагыз. Диспансеризацияләрне вакытында үтегез, балаларга прививкаларны вакытында ясатыгыз. Сәламәт булыгыз.
Әгъбәс авылындагы медпункт исә күптәннән, 1965 елда ук салынган булган. Үз вакытында ул халык өчен менә дигән объект булса, еллар узган саен тузган. Халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен тиешле шартлар да җитәрлек булмаган.
- Элеккеге бина бик салкын, авырулар килгәч, аларга уколлар ясарга да читен, бинасы авария хәленә килеп җиткән иде, - ди 2009 елдан шушы авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүче фельдшер Наилә Галләмова.
Әлеге авылда 260 кеше гомер кичерә. Шуларның 68е - балалар, 22 инвалид бар. Медпунктның искелеге биредә яшәүчеләрнең барысын да борчуга салган иде. Алар авылда яңа медпункт төзүне сорап, җитәкчелеккә дә мөрәҗәгать итәләр. Һәм биредә күпмодульле ФАП төзү 2016 елның планына кертелә. Узган елның август аенда шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Казанда "Актаныш" якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе булып эшләүче Вәсим Вахитов Әгъбәс авылы халкы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт Суфиев исеменнән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга авылда медпункт төзүне тизләтүне сорап, хат белән мөрәҗәгать итә. Һәм озак та үтми, әлеге хатның уңай хәл ителүе, ФАПны төзүне 2015 елга күчерүләре хакында хәбәр килеп ирешә. Быел җәй көне ике ай эчендә ул сафка бастырыла. Заман таләпләренә җавап бирүче җиһазлар белән җиһазландырыла. Күпмодульле ФАПны төзегән вакытта Вәсим Вахитов үзе һәрвакыт кызыксынып, эшнең барышына күзәтчелек итеп тора. Вәсим Хуҗаян улы ачылу тантанасында да катнашып, авылдашларының шатлыкларын уртаклашты.
- Шушындый кечкенә авылда сәламәтлек саклау министрының килеп, ФАП ачуы - үзе бер тарихи вакыйга. Кеше өчен сәламәтлек - иң кирәклесе. Район үзәгеннән 50 километр тирәсе ераклыкта урнашкан авылга шушындый заманча ФАП бик кирәк иде. Аллага шөкер, авылыбызда бөтен социаль обьектлар да бар һәм эшли. Халыкка яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Киләчәктә дә Әгъбәс авылы иң яхшы, иң төзек авылларның берсе булып калсын.
Әлеге тарихи чарада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та катнашып, үз фикерләрен җиткерде.
- Районда обьектлар күп төзелә. Без инде шушындый кечкенә авылларга да өлеш чыгарырга тырышабыз. Кызганычка каршы, авыллар өлкәнәя. Аларда күбрәк өлкәннәр яши. Шуңа да авылда яшәүчеләргә фельдшер хезмәте су һәм ипи кебек кирәк. Әлеге ФАП сезгә озак еллар хезмәт итсен иде дигән теләктә калам.
Лена Галләмова:
- Без сугыш чоры балалары. Бик күп авырлыклар күрдек, аларны җиңәргә тырыштык. Иптәшем дә, үзем дә ятим үскән кешеләр. Бик яшьли эшли башладык. Шул михнәтләр нәтиҗәсендә сәламәтлегебез дә какшады. Иптәшем 20 еллап инде урын өстендә генә диярлек. Фельдшерларга рәхмәт, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә тиз генә килеп җитәләр, ярдәм итәләр. Әйткәнемчә, иптәшем еш авырый, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм кирәк була. Фельдшерларыбыз аны күп тапкырлар үлемнән алып калды инде. Киләчәктә шушы яңа медпунктта рәхәтләнеп эшләсеннәр. Барыбызга да исәнлек-саулык, сәламәтлек телим. Илләр имин булсын.
Балалар консультациясе - реконструкциядән соң
Әгъбәс авылындагы ФАПны ачу тантанасыннан соң, Гадел Вафин район үзәк хастаханәсендәге балалар консультациясе бүлеген һәм хуҗалык бинасын карады, аларга реконструкциядән соң бәя бирде.
Балалар консультациясе бинасында пациентларны кабул итү өчен мөмкинлекләрнең җитәрлек булмавы барлык район халкын борчый иде. Быелның март аенда анда ремонт эшләре башланган иде. Канализация системасы алыштырылган, бүлмәләр ремонтланган. Һәм әйтергә кирәк, бирегә килгән пациентларны кабул итү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
- Биредә бүлмәләр артты: ике педиатр кабинеты, изолятор бүлмәсе ачылды. Әниләргә балаларын ашату өчен аерым бүлмә булдырылды.
Регистрация бүлмәсе дә аерым булачак. Икенче бинага да ремонт ясалды. Анысында балаларга сөт продуктлары тарату бүлмәсе, лаборатория, кер юу бүлмәләре, медикаментларны, даруларны саклау бүлмәләре урнашкан.
Киләчәктә хастаханәдә ятучы авыруларга ашату өчен ризыкларны да үзебездә пешерә башларга дигән теләгебез бар. Бинасы әзер инде. Хәзер җиһазларын алу өчен сөйләшүләр алып барабыз, - дип яңалыклары белән таныштырды үзәк хастаханәнең баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов.
Киләчәктә балалар консультациясенә килүчеләр биредәге мохиттән, үзләренә хезмәт күрсәтүдән канәгать булып китәрләр дип ышаныйк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Сәламәтлек саклау министрының Актаныштагы сәфәре

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев