Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сорагыз, җавап бирәбез

Чирүдә медпункт бар. Ләкин анда бик салкын. Җирле үзидарә Советына да әйтеп карадык. Бернинди үзгәреш юк. Актаныш үзәк хастаханәсеннән килеп караучы юк. Сездән ярдәм көтәбез. Дамир ХӘБИБУЛЛИН. Чирү авылы. Район үзәк дәваханәсендә уролог һәм лор табиблары юк. Мин шул авырулардан интегәм. Миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә? Районга уролог һәм лор табиблары...

Чирүдә медпункт бар. Ләкин анда бик салкын. Җирле үзидарә Советына да әйтеп карадык. Бернинди үзгәреш юк. Актаныш үзәк хастаханәсеннән килеп караучы юк. Сездән ярдәм көтәбез.
Дамир ХӘБИБУЛЛИН. Чирү авылы.
Район үзәк дәваханәсендә уролог һәм лор табиблары юк. Мин шул авырулардан интегәм. Миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә? Районга уролог һәм лор табиблары кайтырмы?
Иске Байсарга килгән ирле-хатынлы ике табиб нинди белгечлек буенча эшлиләр икән?
Тәүфыйк ХӘЙРУЛЛИН, 76 яшь. Чуракай авылы.
Әлеге сорауларга Актаныш районы үзәк хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Рөстәм Могътазиров түбәндәгечә җавап бирде:
- Чирү медпункты Актаныш үзәк хастаханәсе балансында тора. Анда электр җылыту җайланмасы эшли. Җылылык җитмәү сәбәпле, "Теплосервис" оешмасы җитәкчесе Дилфат Нәгыймовка мөрәҗәгать иттек. Медпунктның җылылык системасын карау турында килешенде.
- Лор һәм уролог штатлары бар, ләкин табиблары юк. Бу авырулар буенча гомум гамәли табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Иске Байсар амбулаториясендә гомум гамәли табибы белгечлеге буенча хәзерге вакытта табиб эшли.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев