Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

«Спутник М» вакцинасын кадаткан яшүсмерләргә 15 мең сум түләнәчәк

Covid-19 вирусына каршы «Спутник М» вакцинасы сынауларында катнашачак Мәскәү яшүсмерләре 15 әр мең сум акча алачак. Акча препарат салдыручыларга да, плацебо алучыларга да түләнәчәк.

Мәскәү Сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматлары буенча, 3 мең яшүсмер өченче сынау фазасында катнаша. Шуларның 600енә плацебо кертелгән, дип яза РИА Новости. «Иммуногенлыкка кан биргән вакциналаштырылган кешеләргә 15 мең сум күләмендә акчалата компенсация түләнәчәк, шулай ук плацебо алган барлык катнашучыларга 15 мең сум бирелә», — дип билгеләп үтә белгечләр.

«Беренче компонентны салганнан соң, 28нче көнне барлык кешеләргә электрокардиограмма, коагулограмма (кан оюну анализлау), кан һәм биохимия анализы һәм бәвелгә гомуми анализ ясала, — дип аңлата департаментның матбугат хезмәте. — Шул ук көнне һәр кешегә үзенә вакцина яки плацебо кертүләре турында хәбәр итәчәкләр. Тикшерү план буенча барсын өчен, плацебо алган яшьләр «Спутник М»  прививкасы ясала. Моннан тыш, 500 катнашучыга, вируска каршы антитәнчекләр эшләү сәләтетен тикшерү өчен, 1, 28, 42, 90 һәм 180 нче көнгә кан анализын өстәмә рәвештә тапшырырга тәкъдим итәләр.

Вакцинаны Н. Ф.Гамалея исемендәге үзәк эшләгән. Галимнәр билгеләп үткәнчә, препаратның составы традицион «Спутник V» га охшаш, әмма яшүсмерләргә өчен эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев