Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Стресстан, наркотиктан сакланырга кем өйрәтә?

Балам сау-сәламәт булып үссен, дип иң беренче әти-әнисе кайгырта. Үсә-үсә ул үзен-үзе кайгырта башлый. Ләкин укучыларның күбесе балачакта сәламәтлек турында бик сирәк уйлана. Бу сыйфат укучыларның күбесенә хас булса да, аларның сәламәтлеген кайгырту кирәклеген укытучылар онытмыйлар, аларга дөрес юнәлеш бирәләр. Бу юнәлешнең беренчесе - әлбәттә, спорт. Безнең сыйныфта да атнага...

Балам сау-сәламәт булып үссен, дип иң беренче әти-әнисе кайгырта. Үсә-үсә ул үзен-үзе кайгырта башлый. Ләкин укучыларның күбесе балачакта сәламәтлек турында бик сирәк уйлана.
Бу сыйфат укучыларның күбесенә хас булса да, аларның сәламәтлеген кайгырту кирәклеген укытучылар онытмыйлар, аларга дөрес юнәлеш бирәләр. Бу юнәлешнең беренчесе - әлбәттә, спорт.
Безнең сыйныфта да атнага өч мәртәбә физкультура дәресе керә. Без физкультураны бик яратабыз, күңелләребез күтәрелә, спорт белән шөгыльләнәбез, волейбол уйныйбыз, рәхәтләнеп ял итәбез. Яңа дәрес башланып, парта артына кереп утыргач та, үзебездәге күтәренке кәефне сизеп торабыз. Интернатта яшәүче балалар һәр көнне иртән гимнастика ясыйлар, ул көнебезне күтәренке рухта башларга ярдәм итә. Үзебезнең Әгъбәс авылындагы матур табигать кочагында, Калмыя елгасы яр буенда җиңел атлетика белән шөгыльләнергә, чаңгыда шуарга яратам.
Дөрес юнәлешләрнең икенчесе - вакытны дөрес бүлә белү. Вакытында ашау, вакытында йоклау, вакытында тору... Көндәлек режимны саклау һәркемнең сәламәтлеге өчен кирәк. Вакытыңны дөрес бүләргә өйрәнмәсәң, әйтик, төне буе компьютер артында утырсаң, икенче көнне дәресне үзләштерү авыр булачак. Бу төрле стрессларга китерәчәк.
Стресс дигәннән, кемне генә алсак та, бүген һәркемнең үз борчуы бар. Укучыларны, билгеле инде, бердәм дәүләт имтиханнары борчый. Шул борчуларның берсе дә эзсез югалмый. Гел стресс халәтендә булган кешене төрле чирләр сагалап кына тора.
Хәзерге заманда бик күп кеше начар гадәтләргә тартыла. Бу начар гадәтләрнең иң яманы - наркотиклардыр, мөгаен. Наркотик - кешенең тормышын җимерергә, үзен чирлегә әйләндереп, гомерен кыскартырга сәләтле бик яман әйбер. Аннан ерак торуың хәерле. Наркотиклар безнең тормышыбызга беркайчан да үтеп кермәсен. Наркоманнарның тормышы барыбызга да гыйбрәт булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев