Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Суда йөзү - файдалы

Саулыкны ныгытуга булышлык итә.

                                                  Башка спорт төрләре арасында йөзү аеруча өстенлекле урын алып тора. Мөгаен, бу суның көндәлек тормышыбызда мөһим роль уйнавына бәйледер. Бер сүз белән әйткәндә, йөзү белән һәрдаим шөгыльләнгәндә, ул организмны ныгыта. Белгечләр фикеренчә, әгәр дә кеше суда тиешенчә суларга, үзен тотарга өйрәнсә, кыска гына вакыт эчендә йөзү барлык органнарның да дөрес эшләвен тәэмин итәчәк. Чөнки бу очракта дөрес сулау организмга күп күләмдә кислород килүне тәэмин итә, ә ул кан тамырлары системасының торышын яхшырта. Кыскасы, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш юллары ныгый. Шунысы аеруча мөһим: суда үзеңне иркен тотарга кирәк, бу мускулларның киеренкелеген киметәчәк һәм тәнгә рәхәтлек бирәчәк.


                                                  Йөзү умыртка баганасы, бронхиаль астма, остеохондроз һәм башка күп кенә чирләр белән авыручыларның да сәламәтлеген яхшыртуга булышлык итә. Гомумән, су элек-электән үк сихәт, дәва биргән һәм бу күп тапкырлар галимнәр тарафыннан да расланган.


                                                  Әлеге шөгыльнең файдасы эчке органнар эшчәнлеген яхшыртуда, бар төр мускулларны үстерүдә дә күренә. Ул башка физик активлык кебек үк, стресстан котылырга, көндәлек эшләр турында уйламаска, киеренкелекне бетерергә ярдәм итә. Кыска вакыт эчендә тору да аркага һәм умырткага өстәмә ял бирә.


                                                  Йөзү вакытында физик ару йокысызлыкны бетерергә, тыныч йокларга ярдәм итә. Ул гына да түгел, мускуллар тартылып тыгызлана, бөкрәя төшкән арка турая, фигура төзәя. Бассейнга еш йөрү гипертония авыруы булганда артериаль кан басымын төшерергә, аркада, суставларда авырту булганда файда итә. Ябыгыр өчен генә дә йөрү мөһим. Билгеле булуынча, суның тыгызлыгы һаваныкына караганда - сигез йөз тапкырга югарырак. Шуңа күрә артык авырлык булганда һәм физик активлык җитмәгәндә, йөзәргә кирәк.
Чыныгу һәм нәтиҗәле ябыгу өчен суык суда йөзү файдалы. Җылыну өчен организм кызурак хәрәкәтләнә, шул рәвешле, матдәләр алмашу процессы, кан йөреше көчәя. Әлеге уңайлы тәэсирдән иммунитет күтәрелә, йөзүне тормышның бер өлеше дип караган һәркемнең сәламәтлеге ныгый. Гомумән, саулыкны ныгытуда һәм физик форманы тоту өчен ел әйләнәсенә суда йөзәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев