Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

СУРРОГАТ ҮТЕРӘ

Аракы, спирт сатып көн күрүчеләрне тоткарлап, ачыклап торсалар да, аларның күбесе легаль булмаган кәсепләрен ташларга җыенмый: штрафларын түлиләр дә, "көйләнгән бизнес"ларын янә дәвам итәләр. Бу, нигездә, ниндидер юллар белән китерелгән Казахстан аракысы, я даруханәләрдә генә сатыла алучы фармацевтик спирт, я буталган техник спирт. Кайдадыр, кем тарафыннандыр җитештерелгән шушы исерткечләрне кулланып...

Аракы, спирт сатып көн күрүчеләрне тоткарлап, ачыклап торсалар да, аларның күбесе легаль булмаган кәсепләрен ташларга җыенмый: штрафларын түлиләр дә, "көйләнгән бизнес"ларын янә дәвам итәләр.
Бу, нигездә, ниндидер юллар белән китерелгән Казахстан аракысы, я даруханәләрдә генә сатыла алучы фармацевтик спирт, я буталган техник спирт. Кайдадыр, кем тарафыннандыр җитештерелгән шушы исерткечләрне кулланып "янмау"га бернинди ышаныч юк. Эш яшендәге бер ир-ат райондашыбызның бу ел эчендә этил спирты белән агуланып үлемгә китергән очрагы теркәлгән инде.
- Атна саен участок вәкилләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрәбез. Сату нокталарын, авыл башлыклары һәм авыл халкыннан кергән гаризаларны тикшерәбез, - ди административ законлылыкны саклау буенча өлкән инспектор, полиция лейтенанты Ләйсирә Фәттахова. - Әмма хәтта шул кеше өеннән аракы сатып ята, дигән хәбәр килеп кергән очракта да, без аны алыш-биреш вакытында тотсак яисә аракы сатып алган кеше үзе бу турыда әйтеп, тегесе расласа гына, ниндидер чара күрә алабыз. Татар Суыксуы җирлегендә, мисал өчен, бу сәүдә шулкадәр киң җәелгән, сатучылар да, эчүчеләр дә нык күп. Тик, кулыннан тотмаган - угры түгел, дигәндәй, кулыннан тотмагач, чара күреп булмый.
Бу җирлектә өйдән сатучылар бик актив булу белән беррәттән, кибетләрдән исерткеч эчемлекләр сату да узган ел белән чагыштырганда арткан: 2015 елның биш аена 5,7 мең литр реализацияләнгән булса, бу елда әлеге күрсәткеч 8,1 мең литр тәшкил иткән. Пучы җирлегендә саннар зур - 13,4 мең литр алкоголь продукциясе сатылган (узган ел 10,1 мең литр). Иске Богады, Уразай, Әтәс, Иске Кормаш җирлекләрендә кибетләрдән исерткечләр сату күләме аз булса да кимегән, әмма монда халык аз эчә башлаган икән дип сөенергә иртәрәк, әлеге саннар бу авыл җирлекләрендә исерткечләрне астан сатучыларның "яхшы эшләвен" күрсәтә, диләр алкоголь әйләнешен күзәтүче белгечләр.
- Шундый "сәүдәгәрләр" арасыннан хокук сакчыларына елына берничәшәр тапкыр эләгүчеләр бар. Алар үзләренә салынган штрафын түли дә, тагын кырын эшенә керешә, - ди Ләйсирә Фәттахова. Быел мондый законсыз кәсеп белән шөгыльләнүчеләрне 7 тоткарлау очрагы булган. Аларның алтысына Роспотребнадзор тарафыннан карар чыгарылып, 1,5-2 меңәр сум күләмендә штрафлар салынган. Болар: Татар Суыксуыннан Хурамшин - ул шушы ярты ел эчендә инде ике мәртәбә фармацевтик спирт сатканда тоткарланырга өлгергән; Кировтан Вәлиева, Иске Байсардан Гарипова, Уразайдан Фазлыева, Иске Сәфәрдән Сибгатуллин. Сорау-ихтыяҗ булганда, сату да бетмәячәк. Кибетләрдә чын аракы һәм исерткечләр арзан түгел, ә 100 сумлык Казахстан аракысы, 15-20 сумлык су белән сыеклатылган спирт, фанфуриклар үзенең кемлеген, бу дөньяга ни өчен килүен, ни дип яшәвен оныткан, бары тик эчәргә табу һәм баш төзәтү турында гына уйлый алган кешеләргә менә дигән очсыз мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев